Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Чияле пирог

Ял көнендә тәмле чия пирогы пешерик әле.

 

Моның өчен 
350-400 грамм чамасы чия,
 бер йомырка, 
стакан ярым он, 
100 грамм шикәр комы,
 225 грамм каймак, 
150 грамм акмай, 
100 миллиграмм сөт,
 бер чәй калагы камыр йомшарткыч, 
бер аш кашыгы ванильле шикәр комы һәм крахмал кирәк булачак.

125 грамм каймакны, йомшарган майны, 50 грамм шикәр комын бергә кушып, яхшылап бутарга кирәк. Шуңа иләнгән онны һәм камыр йомшарткычны өстәп, йомшак кына камыр басарга.

Камырны майланган табага салып, кул белән тигезләргә (камырны җәяргә тырышмагыз, килеп чыкмый), кырыйларын күтәртергә һәм төше алынган чияне салырга. Өстенә аз гына крахмал сибәргә була. 

Ә хәзер чия өстенә салыр өчен сыек катнашма әзерлибез.
Сөтне, 100 миллиграмм каймакны, 50 грамм шикәр комын, йомырканы, ванильле шикәрне кушабыз һәм яхшылап бутыйбыз. Килеп чыккан катнашманы пирог өстенә салабыз һәм 200 градуска кадәр җылытылган мичтә пешерәбез. Пирог 30-35 минут чамасы пешә.

Мичтән алганнан соң пирогны бераз суытырга һәм аннары гына кисәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев