Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Ял көнендә бәрәңге тәкәсе белән сыйланабыз

Кайсы якта аны бөккән диләр, бөкре диючеләр дә бар. Ничек кенә аталмасын, үзе тиз әзерләнә, үзе тәмле инде бу ризык.

 

 

Кирәк:
2 зур аш кашыгы кибет каймагы яисә майонез;
4  аш кашыгы үсемлек мае;
200 г кайнаган салкын су;
1 аш кашыгы шикәр комы;
ярты чәй калагы камыр көпшәкләндергеч;
1- 1,5 килограмм бәрәңге;
 1 чәй калагы әнис орлыгы (салмаска да була);
тәменчә тоз һәм төелгән кара борыч.

Эчлеккә туралган кабак, кишер кырып салырга да мөмкин.

Камырны басабыз, кечкенә кисәкләргә бүләбез. Аннары диаметрын 15 сантиметр чамасы итеп җәябез. Эчлекне мул итеп салабыз, камырның ике читен күтәреп, ябыштырабыз, бөрәбез. Майланган табага тезеп, мичкә тыгабыз. Мичне алдан ук 200 градуска кадәр кыздырабыз. Бәрәңге тәкәләре 35 минут чамасы пешә. Тәкәләрне мичтән алгач, пычак белән буйга кисеп, өстенә эретелгән акмай салабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев