Актаныш

Актаныш районы

16+
Тәмле булсын!

Кабактан джем

Өрек кайнатмасын хәтерләткән бу татлы джем чәй табынын бае- тып торачак.

 
Джем ясау өчен кирәк: 1 килог-
рамм чистартылган кабак, 300 грамм
күрәгә, 800 грамм шикәр комы, 1 лимон.
Чистартылган кабакны шакмаклап
турарга, кәстрүлгә салып шикәр комы
белән бутарга. Суы бүленеп чыксын
өчен, 3-4 сәгатькә шул килеш калды-
рырга.
Күрәгәне юарга һәм, өстенә кайнар
су салып, 30 минут тотарга. Аннары су-
дан алып, турарга (джем матур булсын
өчен бик чиста җимешләрне генә сай-
ларга киңәш ителә).
Джем кайнатканда иң мөһиме –
татлы масса савыт төбенә ябышма-
сын, көймәсен өчен, игътибарны читкә
юнәлтмичә, гел карап, акрын гына бол-
гатып торырга кирәк.
Кабакның суы бүленеп чыккач, аңа
күрәгәне кушарга һәм газ плитәсенә
куярга. Кайнап чыкканнан соң, утны
киметеп, 15-20 минут пешерергә. Шун-
нан соң плитәне сүндереп, бу кайнатма-
ны 6-10 сәгать суытырга. Икенче тапкы-
рында тагын болгата-болгата 10-15 ми-
нут тирәсе талгын утта тотарга. Кабак
та, күрәгә дә пешкән икән, азактан бер
лимонның согын сыгып салырга. Әле-
ге кайнатманы кайнар килеш блендер
ярдәмендә изәргә.
Әзер джемны стериль банкаларга
тутырырга (якынча 1 литр чыга). Суыт-
кычта сакларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев