Актаныш

Актаныш районы

16+
Тәмле булсын!

Камыр көпшәкләндергечне үзебез ясыйбыз!

Өйдәгеләрне сыйларга уйладым да, разрыхлитель- көпшәкләндергеч кирәк булып чыкты.

Бервакыт үзе эшләп куйган идем, ул да бетеп киткән икән. Ничек эшләнгәнемне искә төшереп яңадан ясап куйдым, бәлки сезгә дә кирәк булыр дип рецептын тәкъдим итәм:

Коры банкага салырга кирәк :

  • - 12 балкашык он
  • - 5 балкашык аш содасы
  • - 3 балкашык лимон кислотасы

Бөтенесен дә агач калак белән болгатырга, капкачын ябып селкетеп алырга да, караңгы һәм коры җиргә куярга.

Менә камыр көпшәкләндергеч әзер дә булды, хәзер һәрвакыт кул астында торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев