Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Тәмле булсын!

Керән яфрагы белән кыяр тозлау: мичкәдәге кебек кетердәп торган кыяр тозлау рецепты

Кышка әзерләнү чорында иң популяр ысулларның берсе – керән яфрагы яфрагы белән кыяр тозлау. Бу ысул ярдәмендә кыярларыгыз мичкәдәге кебек кетердәп тора, хуш исле һәм озак саклана торган була. Әлеге кыяр тозлау рецепты гади, тиз һәм күптән сыналган.

Керән яфраклары кыярларны йомшартмый, киресенчә, аларга ныклык бирә, табигый консервант ролен үти һәм үзенчәлекле тәм өсти.

Ингредиентлар:

  • Яңа гына җыйган, свежий кыярлар

  • Керән яфраклары

  • Укроп зонтиклары

  • Сарымсак (һәр банкага 3–4 теш)

  • Тозлык өчен:

    • 1 литр су

    • 50 г тоз

    • 25 г шикәр

Кыяр тозлау тәртибе:

1. Әзерлек

Банкаларны яхшылап юыгыз һәм парда тотыгыз. Төбенә укроп зонтигы һәм сарымсак салыгыз.

2. Кыярларны төрү

Һәр кыярны керән яфрагына төреп, банкага тыгызлап урнаштырыгыз. Бу алым кыярларны аеруча кетердәтә торган итә.

3. Тозлык әзерләү

1 литр суга 50 грамм тоз һәм 25 грамм шикәр кушып, кайнатырга кирәк.

4. Кайнар тозлык салу

Кайнап торган тозлыкны кыярлар өстенә агызырга.

5. Ябу һәм суыту

Банкаларны капрон капкач белән ябып, бүлмә температурасында суынырга калдырыгыз.

Файдалы киңәшләр:

  • Суынгач, банкаларны салкын урынга (базга яки суыткычка) күчерегез.

  • Рассол аксыл төскә керсә – борчылмагыз, бу табигый процесс.

  • Кыярларны тозлау өчен уртача зурлыктагы, тыгыз һәм яңа җыйганнарын сайлагыз.

Нәтиҗә

Кекрән яфрагында кыяр тозлау рецепты белән әзерләнгән кыярлар кыш буе кетердәп торган тәмле һәм элеккечә мичкәдә тозланган кебек сакланачак. Өстәвенә, рецепт катлаулы түгел һәм һәр хуҗабикә өчен уңайлы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев