Актаныш

Актаныш районы

16+
Тәмле булсын!

Кышка баклажан салаты рецепты

Танылган телетапшырулар алып баручы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова кышка ясый торган баклажан салаты рецепты белән уртаклаша.

 

 

 

Фото: "Татар-информ", Гөлүзә Василова

 

Ингредиентлар: 2,5 кг баклажан, 2,5 кг татлы борыч, 1 стакан блендердан яки сытылган сарымсак, 1 бал кашыгы төелгән кара борыч, 500 мл су, 500 мл үсемлек мае (2 тапкыр азрак булса да ярый), 250 мл 9 процентлы аш серкәсе, 350 грамм шикәр комы, 50 грамм тоз.

Банкаларны стерильләштерергә, тимер капкачларны су салып кайнатып алырга.

Барлык ингредиентларны эре итеп турарга, тәмләткечләрне салырга һәм кайнап чыкканнан соң сак кына болгаткалап 5 минут пешерергә. Иң азактан сарымсак салып болгатырга һәм кайнар килеш банкаларга тутырырга.

Әзер салатларны җылы итеп төреп куярга һәм суынгач салкын урында сакларга.

 

Инте

Тулырак: https://intertat.tatar/news/kyska-baklazan-salaty-recepty-5874766

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев