Өйдә тозлы кыяр ясыйбыз: гади һәм ышанычлы рецепт
Әлеге ысул белән ясалган кыярлар кыш буена саклана һәм табынга табигый тәм өсти.
Ингредиентлар:
-
Яңа өзелгән, уртача зурлыктагы кыяр – 2 кг
-
Су – 1,5 литр
-
Тоз (йодсыз) – 2 аш кашыгы
-
Шикәр комы – 1 аш кашыгы
-
Сарымсак – 5–6 тырнак
-
Укроп (орлыгы яки сабагы белән)
-
Кара борыч (борчак) – 5-6 данә
-
Лавр яфрагы – 2-3 данә
-
Теләсәгез, чия яфрагы яки кара карлыган яфрагы да өстәргә мөмкин
Әзерләү юллары:
-
Кыярларны юып, салкын суга 2–3 сәгатькә салып торыгыз .
-
Стерильләштерелгән банкаларның төбенә укроп, сарымсак, борыч һәм яфраклар салыгыз.
-
Кыярларны тыгыз итеп банкага тутырыгыз.
-
Аерым кәстрүлдә суга тоз белән шикәрне салып, тозлык кайнатасыз.
-
Кайнар тозлыкны банкага агызасыз. 10 минут тотканнан соң тозлыкны кире кәстрүлгә бушатып, яңадан кайнатасыз.
-
Икенче кат кайнар тозлыкны салгач, банкаларны капкач белән ныклап ябып, юрганга төреп суынганчы тотасыз.
📍 Киңәш: Кыярларны 3-5 көннән соң ук авыз итеп карарга мөмкин. Салкынча, караңгы урында сакласагыз, берничә ай бозылмыйча торыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев