Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Опята һәм гөреҗдә маринадлыйбыз

Көзнең матур вакыты җитүгә, урманга чыгасы, яфраклар арасыннан матур-матур гөмбәләр эзлисе килә. Ләкин шуны истә тотыйк: гөмбә – ул табигать «фильтры». Җирнең бөтен авыр металларын, агулы матдәләрен губка кебек үз эченә сеңдереп бара. Шуңа күрә аларны җыю, эшкәртү зур җаваплылык һәм саклык таләп итә. Ә гөмбәне чистартып кышка тәмле закускалар әзерләүдә без сезгә бик күп еллар сыналган рецепт тәкъдим итәбез. Әлеге рецепт белән гадәттә опята һәм гөреҗдә маринадлыйлар.

 

Чистартылган, юылган гөмбәгә су салып, пешерергә куярга. Кайнап чыкканда, өстеннән күбеген җыеп алырга. 20 - 30 минут пешерергә. Гөмбәне сөзәргә, салкын су белән чайкатырга, үлчәргә. 3 кг пешкән гөмбәгә 3 аш кашыгы тутырып тоз (мин тагын ярты калак тоз өстим) салып, тагын 30 минут пешерергә. Сүндерер алдыннан укроп, тмин орлыгы, эрерәк турап 5-6 теш сарымсак, 10 данә түгәрәк кара борыч, 3-4 лавр яфрагы (банкага лаврны салмыйм, алып ташлыйм), 1 рюмка 9 % лы уксус салып 3 минут кайнатырга.

Гөмбәләрне стерильләштерелгән банкаларга суы белән бергә салырга, стерильләштерелгән калай капкач белән ябарга. Банкаларны әйләндереп куярга, төрмичә генә суытырга.

Капрон капкач белән дә ябарга мөмкин.Тозы артыграк һәм сулырак булса,капрон капкач белән дә әйбәт саклана. Тозлырак булса, ашар алдыннан суын сөзеп, салкын су белән чайкатып, сарымсак, суганны вак кына турап, көнбагыш мае кушып ашарга була, тозы нормальләшә. Гөмбәләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев