Сөтле кабартма
Балалар да, олылар да ярата торган «коржик» рецепты.
Камыр өчен кирәк: 400 грамм он, 150 грамм шикәр комы, 100 грамм ак май, 60 миллилитр сөт, 1 йомырка, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), ярты чәй кашыгы ванильле шикәр. Йомшарган ак май, шикәр комы, йомырка һәм сөтне барысын бергә яхшылап тугларга. Аннары камыр көпшәкләндергеч кушылган онны салырга. Яраткан очракта, ванильле шикәр дә өстәргә була. Кулга ябышмый торган камыр басарга. Камырны 0,5-1 сантиметр калынлыкта (йомшак булсын дисәгез, калынрак) җәяргә һәм аңардан махсус форма яки түгәрәк савыт (һ.б.) белән «коржик»лар кисәргә. Киселгән камырларны пергамент кәгазе җәелгән табага тезәргә. Өсләренә йомырка сарысын буярга мөмкин. Кабартмаларны 180 градуска кадәр кызган газ мичендә 10 минут пешерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев