Актаныш

Актаныш районы

16+
Тәмле булсын!

Тары кыстыбые

Камыр әзерләү: Каймак, тоз, бераз шикәр комы, бераз су, 1-2 аш кашыгы көнбагыш мае, 2-3 йомырканы бергә кушып яхшылап болгатабыз. Кирәгенчә он кушып йомшак итеп камыр басабыз.


Эчлек әзерләү: тары ярмасыннан сөт белән йомшак кына ботка пешерәләр, май салып болгаталар.

Камырны бераз ял иттергәч, 75 әр г кисәкләргә бүлеп, юка итеп кенә җәяләр. Җәйгән камырны кызган табада, май сөртмичә генә, башта бер ягын, аннары икенче ягын пешереп алалар.
Суынмасын һәм катып китмәсен өчен камырны берсе өстенә берсен өеп, тастымал белән каплап торалар. Чөнки суынса, камыр урталай бөкләгәндә сына.
Әзер җәемнең яртысына тары боткасын ягып, тиз генә икенче ягы белән каплыйлар. Кыстыбыйны, эрегән май белән майлап, табынга кайнар килеш бирәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев