Актаныш

Актаныш районы

16+
Тәмле булсын!

Татар милли ризыгы – бавырсак рецепты тәкъдим итәбез

Ял көне чәй янына әзерләп карагыз

 Камыр ясау өчен  – 1 атна туңдыргычта катырылган 10 йомырка, 3,5- 4 кружка он, 1 чәй кашыгы көнбагыш мае, 1/2 чәй кашыгы тоз, 1/5 чәй кашыгы сода, пешерү өчен 1 литр көнбагыш мае кирәк. Сироп өчен 400 грамм бал, 400 грамм шикәр комы, бераз гына туңдырылган май таләп ителә. Шикәр җебемәсә, 4 аш кашыгы су кушарга була. Сироп камырдан ясалган төшләргә бераз ябыша, шикәре сизелми, суга салсаң сузыла икән, димәк, сироп әзер. Төшләр өстенә салып, чәкчәк формалаштыра башлыйбыз.

Бавырсак пешерүнең беренче сере: камыр ясар өчен йомыркаларны туңдыру мәҗбүри. Әйтик, зур табынга түгел, ә үзеңә 1-2 килограмм бавырсак пешерү өчен камырны биш йомыркага басу җитә. Йомырканы туңдырсаң, камыр уңа, диләр. Кыш көне – тышта, җәен туңдыргычта катырырга мөмкин.

Камыр ясау: туңдырылган биш йомырканың кабыгын әрчеп, бүлмә температурасында эретергә кирәк. Аннары алар өстенә 2 аш кашыгы үсемлек мае, бер чеметем тоз, чеметеп кенә чәй содасы, 1 чәй кашыгы шикәр комы салып, яхшылап болгатасың. Шушы массага он кушып, сыек кына камыр ясыйсың. Ул коймак камырыннан куерак, токмач камырыннан йомшаграк булырга тиеш. Камыр әзер булгач, аны бишкә бүлеп, озынча таяк рәвешендә сузасың. Шушы озынча камырларны һәркайсын пычак белән 2-3 сантиметр зурлыкта кисәкләргә бүләсең. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев