Тавык итеннән пәрәмәч
Төче камырдан бик җиңел әзерләнә торган пәрәмәч рецепты.
Камыр өчен кирәк: 500 грамм он, 250 грамм кефир, 0,5 чәй кашыгы тоз, 0,5 чәй кашыгы сода, 50 грамм ак май, 1 йомырка. Эчлек өчен кирәк: 300 грамм тавык ите, 1-2 баш суган, 3-4 бәрәңге, тәменчә тоз һәм борыч. Онга кефир, тоз һәм сода салып бутарга, шуннан соң 1 йомырка сытарга һәм эретелгән ак май өстәп, камыр басарга. Ул кулга ябышмый торган килеп чыга. Өстен каплап, бераз ял иттергәндә эчлек ясарга була. Эчлек өчен тавык ите, бәрәңге һәм суганны вак шакмакларга турарга. Тәменчә тоз, борыч һәм 2-3 аш кашыгы көнбагыш мае салып, барысын бергә бутарга. Камырны 10-12 кисәккә бүләргә, алардан түгәрәк җәймәләр җәяргә һәм һәрберсенә итле-бәрәңгеле эчлекне салырга. Камырның кырыйларын күтәртеп, уртасын ачык калдырып, бөреп куярга. Пәрәмәчләрне 180 градуска кадәр кызган газ мичендә 45-50 минут пешерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев