Хуш исле җиләкле-каймаклы пирог
Бу рецепт буенча сез искиткеч күпереп торган, җиләк һәм каймакның тәмен берләштергән пирог пешерә аласыз. Купшы күренүенә карамастан, ул бик гади әзерләнә — бу эшне хәтта яшь хуҗабикәләр дә җиңел генә пешерә ала.
Классик пирог өчен кирәкле ингредиентлар
Пешерү өчен тирән эчле савыт, иләк, венчик яисә миксер, кисү тактасы, пычак, пешерү формасы һәм башка кухня кирәк-яраклары кирәк булачак. Шулай ук үлчәү, таба тоткычлар, алъяпкыч һәм кайнар таба астына куя торган җайланма да кирәгер.
Камыр һәм бизәү өчен:
-
180 г (1 стакан) он;
-
3 данә тавык йомыркасы;
-
½ стакан шикәр комы;
-
1 ч. л. камыр кабарткыч (разрыхлитель);
-
150 г сары май (сливочное масло);
-
бер чеметем тоз;
-
160–170 г каен җиләге яисә виктория (яңа өзелгән);
-
40–50 г шикәр пудрасы.
Файдалы киңәш: Яңа өзелгән җиләкләр урынына туңдырылганын да кулланырга мөмкин. Аны эретергә кирәкми, әмма пешергән вакытта җиләкләр артык сыеклык чыгарып таралмасын өчен, аларны башта онда яки крахмалда әвәләп алыгыз.
Пешерү адымнары
-
Онны әзерләү: Онны иләк аша иләгез һәм камыр кабарткыч (разрыхлитель) белән бергә яхшылап бутагыз.
-
Камыр ясау: Тәрән савытка йомыркаларны сытыгыз, шикәр комы һәм тоз салыгыз. Миксер яисә венчик белән күбекләнгәнче яхшылап күпертегез. Аннары әлеге массага эретелгән сары май һәм он өстәп, бернинди төерләр калмаслык итеп бергә бутагыз.
-
Формага салу: Пешерү формасына махсус пергамент кәгазе җәегез. Әзер камырны кухня көрәге ярдәмендә форма эченә тигезләп таратыгыз.
-
Җиләкләрне урнаштыру: Җиләкләрне яхшылап юыгыз, салфетка белән корытыгыз. Һәр җиләкне 4 өлешкә кисеп, камыр өслегенә матурлап тезеп чыгыгыз.
-
Духовкада пешерү: Пирогны алдан 180 °C җылытылган духовкага 45 минутка куйыгыз.
-
Бизәү: Әзер пирогны духовкадан алып, суытыгыз һәм өстенә шикәр пудрасы сибегез. Теләгегез булса, аны яңа өзелгән җиләкләр һәм бөтнек (мята) яфраклары белән дә бизи аласыз.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев