Актаныш районы яшьләре «ФормАрт» фестивалендә актив катнаша
2026 елда Татарстан Республикасы урам сәнгате буенча үткәрелә торган «ФормАрт» фестиваленә зур кызыксыну күрсәтте. Быел проектның сайлап алу этабына республикадан барлыгы 96 гариза тапшырылган. Бу урам сәнгатенең җәмгыятьтәге әһәмиятле темаларны күтәрү һәм шәһәр мохитен үзгәртү чарасы буларак елдан-ел популярлаша баруын күрсәтә.
Актаныш районы да әлеге иҗади проекттан читтә калмады. Быел районнан өч эскиз тәкъдим ителде. Бу – яшь рәссамнарның һәм иҗат белән кызыксынучыларның заманча урам сәнгате аша җәмгыять өчен мөһим темаларны күтәрергә әзер булуын күрсәтә.
Фестивальгә тәкъдим ителгән эшләрнең төп темасы – милләтара татулыкны ныгыту, Россияне төрле халыклар өчен уртак йорт итеп күрсәтү. Катнашучылар үз хезмәтләрендә бердәмлекне, уртак хезмәтне, тарихи традицияләрнең дәвамчанлыгын һәм күпмилләтле җәмгыятьнең көндәлек тормышын сәнгать теле аша чагылдырган.
Көчле көндәшлек нәтиҗәсендә экспертлар Татарстан исеменнән Идел буе федераль округы финалында катнашу өчен Александр Поповның эскизын сайлап алды.
«ФормАрт» фестивале талантлы яшь рәссамнарны барлау белән генә чикләнми. Ул яшьләргә үз фикерләрен иҗат аша җиткерү мөмкинлеге бирә, тарихка, мәдәни мираска һәм Россия халыкларының күптөрлелегенә хөрмәт тәрбияләүгә дә хезмәт итә. Актаныш районы яшьләренең дә әлеге иҗади башлангычта актив катнашуы районда заманча сәнгатькә кызыксыну һәм иҗади потенциал үсүен раслый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев