Авыл тормышына мәхәббәт: «Профдебют»та яшь ветеринарларны сынадылар
«Профдебют-2026» конкурсы кысаларында Технология техникумында ветеринария компетенциясе буенча да бәйге узды. Әлеге юнәлештә катнашучыларның эшләрен тәҗрибәле белгеч Зиннәтуллин Илдар Әкрам улы бәяләде.
«Профдебют-2026» конкурсы кысаларында Технология техникумында ветеринария компетенциясе буенча да бәйге узды.
Әлеге юнәлештә катнашучыларның эшләрен тәҗрибәле белгеч Зиннәтуллин Илдар Әкрам улы бәяләде.Техникумда ветеринария белгечләрен әзерләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Уку йорты заманча җиһазландырылган лаборатория базасына ия. Студентлар уку барышында ук берничә эшче һөнәрен үзләштерә. Шуларның берсе — ясалма орлыкландыру операторы. Бу юнәлеш буенча кирәкле барлык җиһазлар да бар.
Моннан тыш, хуҗалыклар ихтыяҗын исәпкә алып, укыту программасына да үзгәрешләр кертелгән. Мәсәлән, тояк эшкәртү юнәлеше элек киң колачта укытылмаса, хәзер бу өлкәдә дә студентларга өстәмә эшче һөнәре бирү максаты куела. Гомумән, техникумда белем алучы яшьләргә төп белгечлек белән беррәттән берничә эшче һөнәре бирүгә зур игътибар бирелә. Бу аларга киләчәктә эш урынында үзләрен ышанычлырак хис итәргә, һөнәри яктан үсәргә ярдәм итә.
Илдар Әкрам улы сүзләренчә, конкурс барышында катнашучыларга гамәли бирем тәкъдим ителә:
— Безнең бурыч — яралы терлеккә хирургик ярдәм күрсәтү, ягъни ярага җөй салу. Эш биш баллы система буенча бәяләнә. Иң беренче чиратта гигиена таләпләрен үтәү мөһим.
Шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау, эш урынын дөрес әзерләү, кулларның чисталыгы, операциягә кадәр һәм операциядән соң эшкәртү, хирургик җөйләр салу осталыгы исәпкә алына. Биремне үтәү өчен 20 минут вакыт бирелә, ләкин безнең өчен сыйфат иң мөһиме.
Техникумда шулай ук заманча диагностик мөмкинлекләр дә бар: эхоскопия ярдәмендә сыйфатны тикшерү, сөтнең майлылыгын һәм составын билгеләү, итнең сыйфатын бәяләү, трихинеллоскопия (ветеринар-санитар экспертиза), төрле мазокларны өйрәнү мөмкинлеге тудырылган.
Бүгенге көндә ветеринария компетенциясендә 13 студент катнаша. Аларның һәркайсы әлеге этапны уңышлы үтәргә омтыла. Жюри барлык катнашучыларга да уңышлар теләде.
Ветеринария кабинеты соңгы елларда тулысынча яңартылып, заманча таләпләргә туры китереп җиһазландырылган. Бүгенге көндә ул барлык стандартларга җавап бирә, демонстрацион имтиханнар үткәрү өчен дә киң мөмкинлекләр тудырылган тулыканлы лаборатория булып тора. Биредә студентларның теоретик белемнәрен ныгыту, практик күнекмәләрен камилләштерү өчен барлык шартлар да булдырылган.
Әлеге кабинетны җиһазлауда социаль партнерларыбызның өлеше зур. «Актаныш» агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев зур ярдәм күрсәтеп, лабораторияне 2,5 миллион сумлык заманча җиһазлар белән тәэмин итте. Шулай ук Татарстан Республикасы ветеринария берлегенең элеккеге җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов тарафыннан да ярдәм күрсәтелеп, кабинет 1 миллион сумлык өстәмә җиһазлар белән тулыландырылды, -ди техникум директоры Ландыш Шәмсунова.
Нәтиҗәдә, бүген әлеге лаборатория ветеринария белгечләрен сыйфатлы әзерләү өчен ныклы материаль-техник база булып хезмәт итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев