Яшь оста Әмир Фәйдров — «Киләчәккә адым» фестиваленең Гран-при иясе!
Актанышта узган «Киләчәккә адым» балалар техник иҗат фестивале быел да сәләтле, тырыш һәм максатчан укучыларны барлады. Фестивальнең иң югары бүләге — Гран-при — Актанышның 2нче санлы мәктәбенең 7 «В» сыйныфы укучысы Әмир Фәйдровка насыйп булды. Яшь оста үзенең кул эшләренә булган мәхәббәте, тырышлыгы һәм һөнәри күнекмәләре белән жюри әгъзаларын таң калдырды.
Әмирнең фестивальдә җиңүе очраклы түгел. Аның уңышлары — эзлекле хезмәт нәтиҗәсе. Башта ул «Мин — оста» бәйгесендә катнашып, икенче урын яулый. Бу аңа тагын да зуррак максатлар куярга этәргеч бирә. Соңрак «Профдебют» бәйгесендә үзен сынап карый һәм «Төзелеш эше» номинациясендә беренче урынга лаек була. Әлеге җиңүләр аны фестивальнең төп сәхнәсенә — гран-прига алып килә.
Яшь егетнең төп мавыгуы — агач белән эшләү. Ул кул хезмәтен, бигрәк тә агачны кул белән эшкәртүне үз итә. Үзенең иҗади эшләре арасында «Ак барс» сыны һәм төрле декоратив подставка- терәкләр бар. Бу эшләрендә аның төгәллеккә омтылышы, сабырлыгы һәм зәвыгы ачык чагыла.
«Профдебют» бәйгесендә Әмир үзен төзелеш өлкәсендә дә сынап карый. Биредә катнашучыларга кирпечтән почмак төзергә кирәк була. Бу эшне ул уңышлы башкара. Кирпеч салу осталыгын исә ул туганнары белән бергәләп өйрәнә, аларга төзелеш эшләрендә ярдәм итә, кулы шомарган егет конкурсның гамәлият өлешендә сынатмый.
Әмирнең техник сәләте мәктәптәге хезмәт дәресләрендә ачыла башлый. Бишенче сыйныфтан ук укытучысы Раил Яманов укучыларны төрле эшләргә җәлеп итә, кемнең нинди сәләткә ия булуын күзәтә. Нәкъ менә шул чордан башлап Әмирдә кул эшенә кызыксыну уяна да инде. Бүген ул хезмәт дәресләренең әһәмиятен аеруча ассызыклый һәм аларның саны күбрәк булуын тели. «Атнасына ике генә түгел, ә дүрт дәрес керсен иде», ди яшь оста.
Әлегә киләчәк һөнәре турында төгәл карар кабул итмәсә дә, Әмир бу юнәлештә үсәргә теләге булуын яшерми. «Берәр мөмкинлек булса, әлбәттә, бу өлкәдән китәр идем», — ди ул.
Яшь останың уңышлары — тырышлык, кызыксыну һәм дөрес юнәлеш бирүнең ачык нәтиҗәсе. Әмир Фәйдров кебек егетләр — безнең киләчәгебез, кулларында ут уйнаткан, үз юлын табарга омтылган буын вәкиле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев