Киләчәккә ток бүгеннән: «Профдебют-2026» укучы яшьләргә һөнәри старт бирә
Бүгенге Татарстан — заман белән бергә алга атлаучы, технологик прогрессның алгы сафларында баручы алдынгы республика. Безнең көч — фән белән сәнгатьнең, акыл белән гамәлнең кушылуы. Ә бу бердәм юлның иң якты йолдызлары — яшьләр. Нәкъ шуңа күрә республикабызда яшь буынның һөнәри үсешенә зур игътибар бирелә.
Конкурс киңлегендә районыбыз мәктәпләренең иң талантлы, иң зирәк укучылары очрашты. Алар төрле юнәлешләрдә үз осталыкларын күрсәттеләр. Электрика өлкәсендә көч сынашучыларның барысы да егетләр булуы зур горурлык хисләре уята.
Электрика — бүгенге заманның йөрәге. Биналар, йортлар, урамнарны яктыртудан башлап, иң катлаулы сәнәгать механизмнарына кадәр барысы да электр энергиясенә бәйле. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган яшьләрнең киләчәге дә якты.
Электрика юнәлеше конкурс кысаларында гына тукталып калмый, технология техникумы студентлары, шулай ук район мәктәпләре укучылары өчен зур мөмкинлекләр ачыла. Быел техникумны тәмамлаучы егетләрне югары уку йортларына әзерләү эше актив алып барыла. Һәм иң мөһиме — «Сетевая компания» белән хезмәттәшлек елдан-ел ныгый. Яшьләр максатчан килешүләр төзеп, оешмада практика үтә ала. Бу практиканың үзенчәлеге — студентларның хезмәтенә түлән, алар, оешма эшчесе кебек үк махсус кием белән тәэмин ителә һәм медицина тикшерүе үтәләр . Бу — яшь белгечкә күрсәтелгән ихтирамның матди чагылышы.
Практика Чаллы, Түбән Кама кебек эре сәнәгать үзәкләрендә уздырыла, укучылар тәҗрибә туплап кына калмыйча, киләчәктә эш урынын да табалар.
Быелгы «Профдебют» конкурсының «Электрика» юнәлешендә 12 укучы катнашты. Алар арасында Иске Айман авылыннан килгән, Пучы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Әмирхан Имамов та бар иде. Бу егетнең электрика һөнәренә мәхәббәте гаиләсеннән күчкән.
Электропрофессия мине нәни чактан ук кызыксындырды, чөнки минем бабам да, әтием дә, абыем да, апам да, хәтта башка туганнарым да „Сетевая компания“дә эшлиләр. Шуңа күрә мин үземне, Аллаһ боерса, аларның эзен дәвам итәрмен, электрика буенча укырмын дип уйлыйм, – ди Әмирхан.
Егетнең кулы эшкә бик оста. Җәй көннәрендә үз өйләрендә, шулай ук спорткомплекс төзелешендә ул өлкәннәргә ярдәм итә. Аңа электр чыбыгын үткәрү эшен ышанып тапшырганнар. Схемалар, коробка аша ут үткәрү — болар барысы аңа таныш. Әмирханның һәр хәрәкәтендә белем, төгәллек һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен яхшы белүе сизелә.
Әмирхан кебек хезмәт сөюче егетләр районыбызда күп. Бу — яшьләребезнең кечкенәдән үк эшкә өйрәнүенең, гаилә кыйммәтләренә таянып, ата-бабаларының хезмәт юлын дәвам итүнең матур үрнәге.
«Профдебют-2026» — гади конкурс түгел. Ул — яшүсмерләргә «Мин нәрсәгә сәләтле? Мин кем булырга телим?» дигән сорауларга җавап табарга ярдәм итүче күпер. Бүгенге укучылар — иртәгәге инженерлар, энергетиклар, Татарстанның, Актаныш районының алдынгы предприятиеләре хезмәткәрләре.
Республикабызның фәнни-технологик үсеше нәкъ менә шундый яшьләргә, аларның максатчанлыгына, хезмәт сөючәнлегенә һәм белемгә омтылышына нигезләнгән. Без алар белән горурланабыз. Чөнки алар — Татарстанның киләчәге, кече ватаныбызның якты киләчәге!.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев