«Профдебют-2026»: яшь төзүчеләр һәм эретеп ябыштыручылар осталыкларын күрсәтте
Актаныш технология техникумында «Киләчәккә адым» фестивале кысаларында узучы «Профдебют-2026» конкурсы компетенцияләрендә көч сынашучылар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Чара кысаларында «Төзүче эше» һәм «Эретеп ябыштыру» компетенцияләре буенча катнашучылар үз осталыкларын күрсәтте.
«Төзүче эше» юнәлешендә катнашучыларның эшен төзелеш өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия белгеч Рушат Насыйров бәяләде. Аның сүзләренчә, егетләр кирпеч өю эшен беренче тапкыр гына башкармый — аларның куллары ышанычлы, эшләре төгәл һәм пөхтә.
— Бүген без Актаныш технология техникумында яшь төзүчеләрнең эшләренә бәя бирәбез. Егетләр практик бирем башкара, алда аларны теоретик имтихан да көтә. Без аларның эшен берничә критерий буенча карыйбыз: эш урынының чисталыгы, пөхтәлек, кирпеч арасындагы җөйләрнең тулы һәм тигез итеп тутырылуы һәм башка мөһим күрсәткечләр, — дип билгеләп үтте Рушат Насыйров.
Аның фикеренчә, ташчы һөнәре — гасырлар дәвамында әһәмиятен югалтмаган хезмәт:
— Бу һөнәр мең еллар элек тә булган, бүген дә актуаль. Ул вакытта төзелгән биналар әле дә саклана. Төзүчеләр — үз хезмәтләре белән тарихта эз калдыручы кешеләр, — диде ул.
Конкурста катнашучыларның эшенә бәя биргәндә, жюри аларның тырышлыгын һәм кызыксынуын да билгеләп үтте. Бүгенге көндә технологияләр үсеш алган чорда да яшьләрнең кул хезмәтенә тартылуы аеруча куанычлы.
Катнашучыларның берсе — Актанышның беренче санлы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Айгиз Гыйльфанов. Ул кирпеч белән эш итү тәҗрибәсе барлыгын сөйләде:
— Җәй көне әти белән шабашкаларга йөри идем, бергәләп корылмалар салдык, — ди ул.
Айгиз фикеренчә, кирпеч өюдә иң мөһиме — төгәллек:
— Кирпечне тигез салырга кирәк, аны уровень белән тикшерәбез. Шулай ук растворның да пропорцияләре дөрес булырга тиеш: бер өлеш цементка өч өлеш ком алына, — дип аңлатты ул.
Конкурста «Эретеп ябыштыру» компетенциясе дә зур кызыксыну уятты. Бу юнәлештә 12 укучы — районның төрле мәктәпләреннән килгән 9 нчы сыйныф егетләре көч сынаша. Алар бирем буенча сигез тешле тырма ясарга тиеш.
Әлеге компетенциядә катнашучыларның эшен технология техникумы остазы Әлфис Хафизов бәяли. Ул билгеләп үткәнчә, эшләрне бәяләгәндә төп игътибар эретеп ябыштыру сыйфатына, төгәллеккә һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә юнәлтелә.
— Укучылар эшне саклык чараларын үтәп башкаралар, махсус күзлекләр кулланалар. Бездә шулай ук кичке вакытта дүрт айлык курслар да оештырылган, теләгәннәр дәресләрдән соң килеп өйрәнә ала, — дип сөйләде остаз.
«Профдебют-2026» конкурсы — яшьләргә һөнәр сайлауда юнәлеш бирүче, аларның практик осталыкларын үстерүче мөһим мәйданчык. Бүгенге укучылар — иртәгәге төзүчеләр, инженерлар һәм осталар. Аларның кул эшенә булган кызыксынуы һәм тырышлыгы республикабызның киләчәге өчен ныклы нигез булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев