Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Террорга каршы- бергәләп

Рөстәм Ильясов: Актаныш районында мондый фаҗига булырга тиеш түгел!

Бүген Актаныш районының террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды.

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе һәм террорга каршы көрәш комиссиясе рәисе Рөстәм Ильясов җитәкчелегендәге комиссиянең тиз арада җыелу сәбәбе- һәммәбезгә дә билгеле куркыныч вакыйга Мәскәүдәге «Крокус Сити» комплексында терроризм актының килеп чыгуы.

Россиянең башкаласы Мәскәү шәһәрендә "Крокус Сити" комплексында булган вәхшәтле фаҗигадә бик күп кешеләрнең, бигрәк тә яшәргә дә өлгермәгән балаларның гомере өзелү барыбызны да тетрәндерде. 24 март -илкүләмендә матәм көне дип игълан ителде.

Мондый фаҗигаләргә юл куймау барыбызның да бурычы. Иминлек чараларын көчәйтү көн таләбе. Бигрәк тә халык күп була торган мәгариф, спорт, мәдәният, сәламәтлек саклау, сәүдә һәм башка оешмаларда куркынычсызлык югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш. 

- Актаныш районындагы бар кеше дә безнең күз алдында, без һәркемне, кайда яшәгәнен, кайда эшләгәнен белеп торабыз. Районга нинди чит-ят кешеләр, нинди чит номерлы автомобильләр килә, аларны да күз уңыннан ычкындырмыйча, күрү белән район полиция бүлегенә хәбәр итәргә кирәк. Бу хакта районыбызның һәммә кешесе белеп торсын. Аеруча мигрантларга игътибарлы булу сорала,- дип уяулыкка чакырды Рөстәм Алмаз улы. 

Бүген район комиссиясе мәгариф оешмалары- балалар бакчалары, мәктәпләрнең террордан саклану дәрәҗәсе, террорга каршы чараларны тикшерү максаты белән, кимчелекләрне ачыклап, төзәтү буенча рейдларга чыкты. Инде кичкә комиссия барлык нәтиҗәләрне район җитәкчелегенә җиткереп хисап тотачак. 

Районда массакүләм чаралар бары Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге рөхсәте белән генә үткәреләчәк. Район аша узучы муниципаль, региональ юллардагы шикле, таныш булмаган номерлы, шулай ук тәрәзәләре тонировкаланган автомобильләргә контрольне көчәйтү, караңгылату пленкаларын салдырту бурычы йөкләнде. 

Актаныш районы башлыгының террорга каршы көрәш буенча ярдәмчесе Айдар Фәрдиев террорга каршы көрәш буенча эш планы белән таныштырды.

- Актаныш районында мондый фаҗига булырга тиеш түгел! Бу сорау бик җитди, чөнки сүз кешеләр язмышы турында бара. Район кечкенә. Авыл җирлеге башлыклары, участок полициясе  җирлеккә килгән һәр чит гражданны тикшерергә, кая баруы белән кызыксынырга, уяу булырга тиеш,- дип комиссия утырышын йомгаклады Рөстәм Ильясов.

Утырыш эшендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге, хәрби комиссариат, район үзәк хастаханәсе, 103 нче янгын сагы хезмәте, башкарма комитетның мәгариф идарәсе, мәдәният бүлеге, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкче-белгечләре катнашты. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев