Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Үзәк яңалыклар

Социаль фонд: Яңа гаилә түләүләре уртача 30 мең сумга җитә

Социаль фонд гаилә түләвен алуга гаризаларны 1 июньнән кабул итә башлады.

Ике һәм аннан күбрәк баласы булган эшләүче ата-аналарга яңа гаилә түләве уртача 30 мең сумга җитә. Бу хакта Россия Социаль фондының MАКС мессенджерындагы рәсми каналында хәбәр ителә.

Исегезгә төшерәбез, яңа гаилә түләве ике һәм аннан да күбрәк баласы булган эшләүче ата-аналарга физик затлар кеременә салымның бер өлешен (НДФЛ) кире кайтарудан гыйбарәт.

Социаль фонд гаилә түләвен алуга гаризаларны 1 июньнән кабул итә башлады.

«Яңа түләүне тәкъдим итүнең беренче ае нәтиҗәләре буенча аның уртача күләме 30 мең сум тәшкил итте», — дип сөйләделәр фондта.
Анда бу сумма һәр гаилә өчен индивидуаль, чөнки НДФЛ исәпләнгән керемнәргә бәйле, дип аңлаттылар.
Ярдәм чарасын алуның төп шартларының берсе — гаиләнең җан башына туры килгән уртача кереме бер кешегә 1,5 региональ яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Моннан тыш, ата-аналар һәм балалар Россия гражданнары булырга һәм илдә даими яшәргә, әниләр һәм әтиләрнең алимент буенча бурычлары булмаска тиеш.

Искәртик, Россиядә балалаы гаиләләргә ярдәм «Гаилә» илкүләм проекты нигезендә гамәлгә ашырыла.

Тулырак: https://tatar-inform. tatar/news/social-fond-yana-gaila-tulaulare-urtaca-30-men-sumga-ita-5925689

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев