Актаныш

Актаныш районы

16+
Вакыйга

Ленар Зарипов «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Актаныш-информ» хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Матбугаты көне белән котлады

Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Актаныш-информ» хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Матбугаты көне белән котлады.

Ленар Рафак улы үзенең котлау сүзләрендә журналистларның хезмәтен югары бәяләде:

Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре! Сез укучыларыгызга вакытында мәгълүмат биреп кенә калмыйсыз, халыкта дөрес фикер формалаштырасыз, хакимият белән халык арасында элемтә булдырасыз. Телебез, тарихыбызны, үзегезнең остазларыгыз- матбугат ветераннарының кирәкле хезмәтен алга таба дәвам итәсез.Районыбызның басма һәм электрон газетасы, радиосы, телевидениесе бар.   – дип билгеләп узды. 

Ул үз чыгышында һәркемнең хезмәте зур әһәмияткә ия булуын әйтте. “Бу безнең киләчәк өчен кирәк. Сез башкарган эш – моның ачык дәлиле. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә,” – диде ул.

Шулай ук ул сәламәтлекнең иң мөһиме булуын билгеләп үтте: “Сезгә иң элек саулык-сәламәтлек телим. Калганы барысы да иртәме-соңмы үз урынына кайтачак. Сезнең бүгенге хезмәтегезнең нәтиҗәсе балаларда чагылачак. Алар матур чаралар үткәрергә, тарихыбызны өйрәнергә, бүгенге уңышларыбызны буыннан-буынга мирас итеп тапшырырга өйрәнә.”

Ленар Зарипов матбугат хезмәткәрләренә район үсешенә керткән өлешләре өчен дә рәхмәтен җиткерде: “Безнең районыбызның дәрәҗәсе сезнең хезмәтегез белән дә бәйле. Шушы югары дәрәҗәне саклап, эшегезне шулай дәвам итүегезне телим.”

Ул ветераннар исеменә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде: “Бу эштә катнашкан барлык җитәкчеләргә, ветераннарыбызга зур рәхмәт. Сезнең аңлавыгыз, тырышлыгыгыз безнең өчен бик кадерле.”

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев