Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Вакыйга

Бүген Актанышта беренчел хәрби исәпкә алу буенча республика күләмендә инструкторлык-методик җыены уза

Бүген Актанышта Татарстан Республикасы Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Әгерҗе, Минзәлә, Тукай, Менделеевск районнары авыл җирлекләренең беренчел хәрби исәпкә алу өчен җаваплы вазыйфаи затлары катнашында зур масштаблы инструкторлык-методик җыены уза. Чарада запастагы гражданнарны исәпкә алу, бу юнәлештәге эшчәнлекне камилләштерү һәм хокукый таләпләрне төгәл үтәү мәсьәләләре карала.

Җыенны Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов ачып җибәрде. Үзенең чыгышында ул әлеге җаваплы вазыйфаны башкаручыларның хезмәтен югары бәяләде һәм аларга рәхмәтен белдерде.

 

Бүгенге көндә хәрби исәпкә алу эше аеруча зур стратегик әһәмияткә ия. Без бердәм һәм җаваплы эшләргә, аеруча махсус хәрби операциядә катнашучы батырларыбызны онытмыйча, аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтүне беренче планга куярга тиешбез, – диде Ленар Рафакович.

Шулай ук чара барышында Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул авыл җирлегендә беренчел хәрби исәпкә алуны оештыруның нәтиҗәле алымнары һәм практик яклары турында сөйләде.

Сайланган темаларның актуальлеге һәм киңкырлылыгы буенча җыен бик җентекле программаны үз эченә алды.
 
Актаныш районы хәрби комиссарының хәрби исәпкә алу буенча ярдәмчесе Алсу Гыйниятова норматив-хокукый нигезләр һәм исәпкә алу тәртибе белән таныштырды. Ул җирле үзидарә органнарында беренчел хәрби исәпне оештыру үзенчәлекләренә тукталды, шулай ук запастагы гражданнарны исәпкә бастыру һәм исәптән чыгару буенча хезмәткәрләрнең төп вазыйфаларын аңлатты.

Программа нигезендә, теориядән соң катнашучылар өчен күрмәлекләр һәм документлар белән танышу мөмкинлеге тудырылды. Белгечләргә хәрби исәпкә алу документларының үрнәкләрен һәм методик әсбапларны җентекләп өйрәнү өчен махсус тәнәфес оештырылды.

Чарада призывниклар белән эшләү үзенчәлекләренә де зур игътибар бирелде. Бу юнәлештә Актаныш районы хәрби комиссарының психологик-профессиональ сайлап алу һәм гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру буенча өлкән ярдәмчесе Гөлназ Нуруллина чыгыш ясады. Үзенең докладында ул хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарны исәпкә алу һәм тиешле документларны тутыруның төгәл кагыйдәләрен аңлатты.

Финанс мәсьәләләре һәм субвенцияләрне бүлү темасын Актаныш муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Алисә Корбангалиева яктыртты. Ул беренчел хәрби исәпне алып бару өчен бүлеп бирелә торган субвенцияләрне дөрес планлаштыру һәм аларны максатчан файдалану тәртибе турында сөйләде.

Хәрби исәпне алып баруда хокук бозулар һәм моның өчен каралган җаваплылык чаралары аерым контрольгә алынды. Бу мәсьәлә буенча Актаныш районы прокуроры Линар Ибраһимов чыгыш ясап, әлеге өлкәдәге административ хокук бозуларның аяныч нәтиҗәләре һәм закон таләпләрен катгый үтәү кирәклеге турында кисәтте.

Җыен ахырында мобилизация әзерлеге һәм хәбәрдар итү штабларының эше җентекләп анализланды. Актаныш районы хәрби комиссариатының мобилизация ресурсларын планлаштыру, әзерләү һәм исәпкә алу бүлекчәсе башлыгы Радислав Авзалов авыл җирлекләрендә Хәбәрдар итү штабын һәм җыелу пунктын булдыру, шулай ук аларның эшен нәтиҗәле оештыру тәртибен аңлатты.

Очрашуда аеруча нәтиҗәле эшчәнлек алып баручы белгечләр хөрмәтләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев