Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Төнлә Мәскәүгә 14 пилотсыз дрон һөҗүм ясый, күпфатирлы йортта янгын чыгып, хатын-кыз һәлак булган

10 сентябрьгә каршы төндә Мәскәүгә 14 пилотсыз очкыч һөҗүм итәргә тырыша. Мәскәү янындагы Раменское шәһәрендә һөҗүмне туктату вакытында бер торак йортның 11, 12 катларында янгын чыккан, янгында 46 яшьлек хатын-кыз һәлак булган, өч кеше зыян күргән. Мәгълүматны РФ башкаласы Мэры Сергей Собянин һәм Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев үз каналларында игълан итә.

 

Мәскәү өлкәсенә һава һөҗүме турында 02:30 сәгатьтә билгеле була.

Мәскәү Мэры Собянин пилотсыз очкычларны Люберцы (бер БПЛА), Раменское (6 БПЛА), Подольск (4 БПЛА), Домодедово (2 БПЛА) һәм Коломна (1 БПЛА) шәһәр округларында юк ителүен белдерә.

Раменское шәһәрендә һөҗүмне кире кагу вакытында торак йортның 11-12 катында янгын чыга. Губернатор Воробьев сүз Спорт тыкрыгындагы йорт турында барганын ачыклады.

"Төгәлләштерелгән мәгълүматлар буенча, Спорт проездындагы йортта өч кеше зыян күргән. Алар барысы да Раменск хастаханәсенә госпитализацияләнгән. 46 яшьлек хатын-кыз һәлак булган (элек 9 яшьлек баланың үлеме турында хәбәр ителгән иде, бу мәгълүмат расланмаган). Вакытлыча яшәү пунктларына 43 кеше күчерелгән. Барысын да урнаштырып, бу кешеләргә кайнар аш оештырылды",-дип язган Воробьев үзенең телеграм-каналында.

Собянин хәбәр иткәнчә, Дрон кыйпылчыклары Троицкий административ округында шәхси йорт биләмәсе территориясендә төшкән. Аның беренчел мәгълүматлары буенча, беркем дә зыян күрмәгән, урында белгечләр эшли.
Шулай ук бәреп төшерелгән дроннан кыйпылчыклар төшү нәтиҗәләрен Жуковский аэропорты районында да бетерү эшләре бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев