Бу мөһим
-
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан көнен ачты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) Татарстан көнен ачып җибәрде. Республика көне «Россия» күргәзмә-форумы кысаларында үткәрелә.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан казанышлары турында сөйләде һәм «Россия» күргәзмәсенә чакырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика казанышлары турында сөйләде һәм бар кешене дә Мәскәүдә «Россия» күргәзмәсен карарга чакырды.
-
Яңа Әлем, Такталачык, Пучы, Кәзкәй, Киров авыл җирлекләренең башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләре район башлыгы бүләкләренә лаек булды
Инвалидлар декадасы башлануын игълан итеп бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә утырыш узды. Киңәшмәдә район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары һәм башлангыч инвалидлар оешмалары җитәкчеләре катнашты.
-
2024: Россия, Татарстан һәм Бөтендөнья татар конгрессы Яңа елны нинди исем белән игълан итте?
Һәр яңа елны аерым бер исем белән үткәреп дәүләт күләмендә шушы юнәлешкә киң җәмәгатьчелекнең игътибары җәлеп ителә. 2023 нче ел Россиядә Педагог һәм остаз елы буларак билгеләп үтелде, мөгаллимнәрнең хезмәтенә лаеклы бәя бирелде, төрле дәрәҗәдәге тематик чаралар оештырылды. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак Татарстаныбызда әллә никадәр мөһим эшләр башкарылды. Актаныш районы «Мәдәни башкала» республика бәйгесендә I урынга лаек булды. Ә 2024 ел нинди булыр соң?
-
Бүген, 29 ноябрь- Татарстан Республикасы флагы көне
Татарстан Республикасының Дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт.
-
Ана бөек исем, нәрсә җитә ана булуга: Бүген район мәдәният хезмәткәрләре Әниләр бәйрәменә багышлап концерт куйды
Әниләр бәйрәме алдыннан районыбызның бик күп мәгариф учреждениеләрендә, хезмәт коллективларында күркәм затларыбызны хөрмәтләү кичәләре узды. Әлеге бәйрәмнәрне бүген район мәдәният сараенда узган районкүләм бәйрәм тантанасы йомгаклый.
-
Бүген Богады авыл зиратын зур агачлардан арындыралар
Мәңгелек йортларыбыз-зиратларны чистарту өмәләренең районда тукталып торганы юк. Бүген Иске Богады авыл җирлегенең Яңа Богады зиратында биек булып үскән агачларны кисү оештырылды.
-
Аккүз мәктәбе укучылары кадерле кешеләрен мәктәпкә чакырып котлады
Бүген Әниләр көне. Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезне тагы бер тапкыр хөрмәтләргә матур сәбәп ул. Аккүз мәктәбе директоры урынбасары Розалия Җәмилованың хәбәре дә шул хакта.
-
Мөслимдә узган «Каз өмәсе» фестивалендә Актаныш мендәренә һәм сөлгесенә тиңнәр булмады
Мөслимдә III Бөтенроссия «Каз өмәсе» Бөтенроссия фестивале узды.
-
Мәскәүдә «Россия» күргәзмәсендә «Татарстан чыршысы» ачылды
Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) оештырылган «Россия» күргәзмәсендә Татарстан Республикасының Яңа ел чыршысы ачылды.
-
Ишеттегезме әле- Актанышта такси бәяләре арткан
Райондашларыбыз такси хезмәтеннән бик теләп файдалана. Бәяләре «тешләсә» дә таксида йөрүнең уңай якларын инде бер татыгач, аннан баш тартасы бер дә килми.
-
22-28 ноябрьдә Җир планетасында яңа магнит давылары көтелә
Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Афәрин: Райондашларыбыз классик шахмат буенча Татарстан Республикасы чемпионнары булдылар
16-19 нчы ноябрь көннәрендә Казанда классик шахмат буенча республика чемпионаты узды. Чемпионатта 39 команда катнашты. Алар арасында райондашларыбыз зур уңышларга иреште.
-
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта «Кама аръягы татарлары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүнең актуаль проблемалары» форумы ачылды
Бүген сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат тарих дөньясына чумды. Республикабызның иң күренекле тарихчылары бирегә «Кама аръягы татарлары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүнең актуаль проблемалары» форумына җыелды. Форумны сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат һәм «Мәгариф» журналы гамәлгә куя. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы да оештыручылар рәтендә.
-
Илсур Һадиуллин: Хәзерге заман татар теле укытучысы телебезнең төзеклеген сакларга тиеш
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Бөтенроссия «Туган тел» форумының пленар утырышында хәзерге заман татар теле укытучысына зур миссия йөкләнүен билгеләп узды. «Ул алдынгы фикер иясе һәм омтылышлар үрнәге буларак туган телебезнең горур урынын, сафлыгын, төзеклеген сакларга хезмәт итәргә тиеш», - дип мөрәҗәгать итте ул форум делегатларына.