Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Татарстанда контрактчыларга түләү күпкә артты

Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне сизелерлек арттыру турында Карар кабул ителде. Ул 3,1 миллион сум тәшкил итә. Бу Россиядә иң югары түләүләрнең берсе. Актаныш районы хәрби комиссариатында гына да 2025 елда 53 граждан махсус хәрби операциягә бару буенча контракт төзегән. Шуларның 9ы районыбызда яшәүчеләр булса, калганнары чит төбәкләрдән.

Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү – изге бурыч, дип ассызыклады. «Һәрвакыт үз сугышчыларыбызга ярдәм иттек һәм ярдәм итәчәкбез. Безнең бурыч- һәрьяклап булышлык күрсәтү", - ди Миңнеханов.  

Түләү 2 өлештән тора: 2,7 млн сумны – Татарстан Республикасы, 400 мең сумны Оборона министрлыгы түли. Актаныш районы да үз өлешен кертә, контракт безнең хәрби комиссариатта төзелгәндә 150 мең сум өстәлә.

Бер мәртәбә бирелә торган түләүне арттыру - сугышчыларга, махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең республикада төзелгән моңарчы күрелмәгән системасының бер өлеше генә. 

Татарстанда контрактчылар контрактны имзалаганга кадәр һәм аннан соң тулысынча озатылуга исәп тота ала. 31 июльгә Татарстанда 10 меңгә якын кеше контракт имзалаган. Имзалаучыларның берсе әйүенчә, монда вакытында реаль акча аласың, һәм соңыннан да ярдәмсез калмаячаксың. 

Әгәр потенциаль контрактчылар республикага илнең башка төбәкләреннән килә икән, аларга юл, яшәү һәм туклану өчен түләячәкләр. Рәсмиләштерү берничә көннән дә артык вакытны алмаячак. Казанда махсус моның өчен «Батыр» контракт хезмәтенә сайлап алу үзәге ачылды. 

Республикада 10 августка кадәр укып, БПЛА бүлекчәләренә юллама алырга мөмкин. Шулай ук Татарстан, РФ Оборона министрлыгының махсус бүлекчәсе - Африка корпусына эләгергә мөмкин булган аз санлы төбәкләрнең берсе. Имзалаучыларны монда ук экипировка белән тәэмин итәчәкләр һәм үзәкләштерелгән рәвештә формалаштыру урыны буенча частьларга җибәрәчәкләр, анда алар полигоннарда әзерлек узачак. 

Частька алынганнан соң ук сугышчылар бер тапкыр бирелә торган түләү ала – 3,1 миллион сум. СВО зонасында аларның акчалата тәэмин ителеше аена 210 мең сумнан һәм аннан да югарырак булачак. Махсус хәрби операциянең һәр катнашучысы хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын һәм тиешле айлык түләүләрне алачак. 

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен Татарстанда ташламаларның тулы спектры каралган: 10 миллионга кадәр бурычны кичерү, кредит каникуллары, җәмәгать транспортында түләүсез йөрү, чараларга һәм спорт секцияләренә түләүсез йөрү мөмкинлеге, югары һәм урта уку йортларына бюджет урыннарына керү һәм башкалар.  Агымдагы елның 1 июленә муниципаль регистрга 16 төр буенча 2 892 ярдәм чарасы турында белешмәләр кертелгән.

Татарстанда контракт имзалаган сугышчылар даими рәвештә гуманитар ярдәм алалар. Республикада эшләүче йөзләгән волонтер оешмалары аларны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итә - маскировка челтәрләреннән һәм кием-салымнан алып, сугышчылар соравы буенча машиналарга, дроннарга һәм башка җиһазларга кадәр. Ай саен сугышчылар янына концерт бригадалары чыга.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларны медицина ярдәме белән тәэмин итү һәм реабилитацияләү системасы илдә иң көчлеләрнең берсе.

Актаныш районы хәрби комиссариатында 2025 елда 53 граждан махсус хәрби операциягә бару буенча контракт төзеде. Шуларның 9ы районыбызда яшәүчеләр булса, калганнары чит төбәкләрдән. 2024 елда 90, 2023 елда 45 граждан контракт төзеде. 

Татарстан Республикасында махсус хәрби операциягә баручылар өчен түләүләрнең югары булуы башка өлкәләрдә яшәүчеләрне дә үзенә җәлеп итә. Шушы көннәрдә генә Омск өлкәсеннән ике граждан контракт төзергә кайтачак. 

Илебезнең киләчәге өчен битараф булмаган гражданнар безнеж военкоматка килсеннәр, белешмәләр өчен кизү бүлеге телефоны 3-13-35, хәрби комиссарныкы 3-09-61. Шалтыратыгыз, барысын да аңлатырбыз, – диде Актаныш районы хәрби комиссары ярдәмчесе Рузил Нәфиков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев