«Дәүләт хезмәтләре» порталына Оборона министрлыгыннан хәбәр килсә, нишләргә?
1 августтан Россиядә хәрби исәпкә алуның бердәм электрон реестры эшли башлады. Хәзер хәрби бурычлыларның мәгълүматлары автомат рәвештә җыела, яңартыла һәм цифрлы форматта саклана. Бу мәгълүматка керү мөмкинлеге бары тик Россия Федерациясе Оборона министрлыгында гына бар. Актаныш районы хәрби комиссары ярдәмчесе Рузил Нәфиков «Дәүләт хезмәтләре» порталында үзләре турында белешмәләрне бердәм хәрби исәп реестрына кертү турында хәбәрләр ала башлаган райондашларыбызга борчылмаска куша.
Рузил Фатыйхович, «Госуслуги» порталындагы шәхси кабинетка хәбәр килү нәрсә дигәнне аңлата?

Әгәр сезгә мәгълүматларны электрон реестрга күчерү турында хәбәр килсә, бу военкоматка чакыру дигәнне аңлатмый. «Сез хәрби бурычлы, сезнең мәгълүмат хәзер цифрлаштырылды» дигән искәртү генә бу.
Әгәр шундый хәбәр алган булсам, миңа нишләргә?

Хәбәр мәгълүмати характерда һәм аерым гамәлләр таләп итми. Үз мәгълүматларыгызны хәбәрдәге сылтамалар буенча тикшерергә мөмкин.
Мәгълүмати хәбәрне хәрби повесткадан ничек аерырга?
Әгәр "Госуслуги"га хәрби хезмәткә чакырылучының исеме, фамилиясе, әтисенең исеме; яшәү адресы; килү датасы; чакыру сәбәбе; военкомат адресы күрсәтелсә, бу повестка була.
Повестканы игътибарсыз калдырырга ярыймы?
Әгәр "Госуслуги"дагы хәбәрне 7 көн эчендә ачмасаң, ул барыбер сиңа тапшырылган санала.Хәрби комиссариат вәкиле "Госуслуги"да күрсәтелгән телефон номерыгызга шалтыратачак.
Пропискагыз күрсәтелгән адреска комиссариат вәкиле повестка тапшырырга барачак.
Военкомат вәкиле военкоматка барудан аңлы рәвештә баш тартуны ачыкласа, административ хокук бозу турында беркетмә төзиячәк (РФ КоАП 21.5 маддәсенең 1 өлеше)
Әгәр граждан шуннан соң да военкоматка килмәсә; авыру, командировка, чит илдә яки башка төбәктә булу кебек хәрби комиссариатка бармау өчен нигезле сәбәпләр булмаса, суд штраф һәм- автомобильне теркәмәү, милек белән алыш-биреш итүне тыю, кредитлар рәсмиләштерүдә каршылыклар, шәхси эшкуарлык эшчәнлеген туктату һәм башкалар кебек чикләүләр билгеләячәк. Суд карары военкоматка килү бурычын бетерми!
Аңлашылганча, электрон реестр исәпкә алуны гадиләштерә, ләкин җаваплылыкны гамәлдән чыгармый. Шуңа күрә дә "Дәүләт хезмәтләре"ндәге белдерүләрне тикшереп торыгыз һәм рәсми повесткаларга гына җавап бирегез. Соңгы вакытта моңа бәйле рәвештә мошенниклык очраклары да ишетелә. Реестрдагы хәрби исәп турындагы мәгълүмат электрон почтага һәм смс- хәбәр итеп җибәрелми. Ул бары Реестр повесток. рф сайтында, күпфункцияле үзәктә һәм дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта гына була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев