Актаныш

Актаныш районы

16+
Хакимият сәгате

Актаныш районы башлыгы төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне белән котлыйм!

Төзелешләр икътисадның тотрыклы үсешенә ныклы этәргеч бирүче юнәлешләрнең берсе. Сезнең ярдәм белән районыбыз көннән-көн матурая, үсеш ала.

Быел күпсанлы федераль һәм республика программалары нигезендә шактый эш башкарылды. Капиталь ремонт программалары буенча мәктәпләр, торак йортлар, юллар, ФАПлар төзекләндерелә, яңалары сафка баса. Гомумән алганда, быел 2 млрд. сумга якын төзелеш эшләре башкарыла. Мондый зур проектлар барысы да сезнең тырыш хезмәтегез, җаваплыгыгыз, һөнәри осталыгыгыз нәтиҗәсендә тормышка ашырыла. Районыбызның социаль-икътисади үсешенә үзегездән зур өлеш кертүегез өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм.


 Актанышның барлык төзүчеләрен дә һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәм. Киләчәктә дә хезмәтегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә имин тормыш телим.

Ленар Зарипов, Актаныш районы башлыгы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев