Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Хакимият сәгате

Актаныш районы Советының VIII утырышында бюджет, яшьләр сәясәте һәм коррупциягә каршы чаралар каралды

Бүген Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Советының бишенче чакырылыш VIII утырышы узды. Утырыш эшенә Актаныш район Советы рәисе, муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте.

Утырышта районның социаль-икътисади үсеше, финанс тотрыклылыгы, яшь буынны кайгырту һәм коррупциягә каршы сәясәтне камилләштерүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр каралды. Көн тәртибенә барлыгы дүрт мәсьәлә куелган иде.

Беренче һәм икенче мәсьәләләр буенча Актаныш муниципаль районының «Финанс-бюджет палатасы» муниципаль казна учреждениесе рәисе Алиса Корбангалина чыгыш ясады. Ул 2026 елның беренче кварталы өчен Актаныш муниципаль районының консолидацияләнгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре турында хисап тотты, шулай ук бюджетка кертелгән өстәмәләр һәм үзгәрешләр белән таныштырды. Чыгышта бюджет керемнәренең үтәлеше, чыгымнарның максатчан кулланылышы, финанс дисциплинасы һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде.

Өченче мәсьәлә кысаларында Актаныш муниципаль районында 2026 елның җәйге чорында балаларның һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерү чараларын һәм файдалы шөгыльләрен оештыру мәсьәләсе каралды. Әлеге юнәлеш буенча Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр  Әнвәрова чыгыш ясады. Ул җәйге чорда балалар лагерьлары эшчәнлеге, сәламәтләндерү чаралары, мәдәни һәм спорт программалары, шулай ук балаларның иминлеген тәэмин итү буенча күреләчәк чаралар турында җентекләп сөйләде.

Дүртенче мәсьәлә буенча Актаныш районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Айдар Фәрдиев чыгыш ясады. Ул районда коррупция торышы һәм антикоррупцион сәясәтне гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында хисап тотты. Чыгышта профилактик чаралар, хокук бозуларны кисәтү, ачыклык һәм халык белән эшләү юнәлешләре билгеләнде.

Утырыш барышында каралган барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Депутатлар тарафыннан тәкъдимнәр һәм фикерләр әйтелде, алдагы эшчәнлек өчен конкрет бурычлар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев