Актанышта «Нәтиҗә өчен эшлибез!» форумы узды
Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә «Нәтиҗә өчен эшлибез!» дип исемләнгән муниципаль форум узды. Ул соңгы биш елда Актаныш районында Халык программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган иде.
Форум эшендә район җитәкчеләре, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, предприятие һәм оешма вәкилләре, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт учреждениеләре хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары, профсоюзлар, волонтерлар хәрәкәте вәкилләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары катнашты.
Форумда катнашучыларны сәламләү сүзе белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов чыгыш ясады. Ул районның социаль-икътисадый үсешенең төп нәтиҗәләрен, гамәлгә ашырылган проектларны билгеләп үтте һәм алдагы эш юнәлешләрен ассызыклады.
Форум барышында муниципалитетта Халык программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Катнашучылар социаль инфраструктура үсеше, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният учреждениеләрен модернизацияләү, шулай ук халыкка ярдәм күрсәтү һәм әһәмиятле проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты.
Форумда Россия Федерациясе Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина,
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин һәм Дәүләт Думасының төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы Анатолий Иванов
чыгыш ясады.
Аерым игътибар хезмәт традицияләрен үстерү, төрле тармак хезмәткәрләренең казанышларын җәмәгатьчелек тарафыннан тану һәм хезмәт кешесенә багышланган чараларны оештыру мәсьәләләренә бирелде.
Форум ирешелгән нәтиҗәләрне ачык фикер алышу һәм район үсеше өчен алдагы бурычларны билгеләү мәйданына әверелде.
Мәртәбәле кунаклар «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар белән очрашты, аларның җәйге ялларын матур үткәрүләре белән танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев