Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Хакимият сәгате

Альберт Хәбибуллин: «Татарстанның төп байлыгы — тырыш һәм бердәм халкы»

«Нәтиҗә өчен эшлибез!» форумы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин республикабызның соңгы еллардагы үсеше, ирешелгән уңышларның төп сәбәпләре турында фикерләре белән уртаклашты.

— Безнең республикабыз шушындый зур биеклекләргә ничек иреште дип уйлыйсыз? Мөһим факторларны аерып күрсәтсәгез иде.

— Бу сорауга бер генә сүз белән җавап бирергә мөмкин — халыкның тырышлыгы аркасында. Республикабызның барлык казанышлары нигезендә кешеләрнең фидакарь хезмәте ята.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә, икътисадның башка тармакларында да тырыш, эшчән, бердәм халык хезмәт куя. Безнең иң зур байлыгыбыз — бердәмлегебез. Татарстан — күпмилләтле һәм күпконфессияле республика. Бүгенге көндә биредә 175 милләт вәкиле яши. Һәрбер халык үзенең тарихын, мәдәниятен, телен саклап, бер гаилә булып яши.

Республикада моның өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. Әлеге үсешнең нигезендә зур шәхесләребезнең хезмәте дә бар. Актанышлылар өчен генә түгел, ә бөтен Татарстан һәм илебез өчен күренекле шәхес булган беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең тырышлыгы нәтиҗәсендә бүгенге уңышларга нигез салынды.

Безнең төп бурычыбыз — әлеге бай мирасны киләчәк буыннарга тапшыру. Яшьләребез дә халкыбызның хезмәт сөючәнлеген, бердәмлеген дәвам итсен, республикабыз алга таба да үссен, тагын да матуррак һәм көчлерәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев