Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Бүген район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Бүген, 18 декабрьдә район ЗАГС хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза. Гадәттәгечә, җитәкче-белгечләр бу истәлекле көнне эш урыннарында каршы ала.

Россия Федерациясе ЗАГС органнары тарихы 1917 нче елның 18 декабренә барып тоташа. Әлеге көнне "Гражданлык хәле актларын язу" турында декрет кабул ителә.

ЗАГС хезмәткәре булу – бик уникаль һөнәр. Алар көн саен кеше тормышындагы төрле вакыйгаларның шаһите була, никахларны да рәсмиләштерә, сабыйлар туу шатлыгын да уртаклаша. Якыннарын югалту ачысын кичергән, гаиләләре тормыш кыяларына бәрелеп таркалырга мәҗбүр булган кешеләр дә ЗАГС органы ишеген шакый. Әлеге мөрәҗәгатьләр бүлекнең өчен көндәлек эш режимын тәшкил итә. Район ЗАГС органы хезмәткәрләре төп хезмәт юнәлешләреннән кала, районкүләм узучы төрле чараларда да актив катнаша, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга зур игътибар бирә.

106 еллык тарихы булган Актаныш районы ЗАГС бүлеген бүген Гөлфинә Мөхәммәдиева җитәкли. 

- 2023 нче елның шушы вакытына булган нәтиҗәләр безнең өчен бик уңышлы,- ди Гөлфинә Баян кызы, - 2023 елда 136 бала туган, бу алдагы ел белән чагыштырганда 19 га күбрәк. Үлүчеләр саны да 28гә кимеп кимеп,  363 булды. Узган ел бу сан 391 иде. Язылышучылар 73,  2022 елда 84, аерылышучылар 50, узган ел бу күрсәткеч 52 . Ел ахырына кадәр тагы да уңай күрсәткечләр артыр дип уйлыйбыз,- ди Гөлфинә ханым. 


2023 елда малайлар күбрәк дөньяга килгән, илебезне саклаучы затлар районыбызда 74 туган.  62 гаилә кыз бала туу сөенече кичергән. 

Хөрмәтле ЗАГС хезмәткәрләре!

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан, Сезне, ихлас күңелдән тәбрик итәбез, сәламәтлек, иминлек, җаваплы хезмәтегездә уңышлар телибез.

Сез җирлегебезнең һәр гаиләсенең барлыкка килүенең башлангычында торасыз, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә аларның законлы хокукларын тәэмин итү буенча максатчан эш алып барасыз.

Һөнәри тәҗрибәгез, кешелеклелек сыйфатларыгыз – үз эшегезгә бирелгәнлек, башкалар кайгысын, шатлыгын уртаклашуга сәләт, изге күңелле булуыгыз – Сезгә бүлек алдында торган бурычларны тиешле таләпләр нигезендә үтәүгә булышлык итә.

Киләчәктә дә үзегезгә йөкләтелгән мәсьәләләрне җаваплылык һәм һөнәри осталык белән башкарырга насыйп булсын. Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев