Ленар Зарипов ата-аналарга: «Балаларыбызның иминлеген тәэмин итү — безнең уртак бурыч»
Хакимият сәгате

Ленар Зарипов ата-аналарга: «Балаларыбызның иминлеген тәэмин итү — безнең уртак бурыч»

1 сентябрь якынлаша. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, балаларны яңа уку елына әзерләүдә иминлек мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә чакырды. Ул, аеруча беренче сыйныф укучылары белән өйдән мәктәпкә кадәр юлны алдан бергәләп үтеп, юл йөрү кагыйдәләрен аңлату мөһимлеген билгеләп үтте.

Яңа уку елы алдыннан район мәктәпләренең әзерлеген комиссия карап чыкты. Комиссия эшенә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте. Мәктәпләрдәге ремонт эшләре, уку кабинетларының, спорт залларының, ашханәләрнең әзерлеге, балалар өчен тудырылган шартлар каралды.

Яңа уку елына мәктәпләрнең әзерлеген карау

 

— Уку елы башланыр алдыннан балаларыгыз белән бергә өйдән мәктәпкә кадәр булган юлны карап чыгыгыз. Аларның нинди маршрут буенча йөрүен, юлны күпме вакытта үтүен аңлатыгыз. Юл йөрү кагыйдәләрен даими искә төшереп торыгыз. Бу бигрәк тә беренче сыйныфка һәм башлангыч сыйныфларга укырга баручы балалар өчен мөһим, — дип билгеләп үтте Ленар Зарипов.

Яңа уку елына мәктәпләрнең әзерлеген карау

Район башлыгы шулай ук мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген билгеләп, укытучыларга сабырлык һәм түземлек, ә балаларга тирән һәм төпле белем алуда уңышлар теләде.

— Яңа уку елы матур, нәтиҗәле һәм имин булсын. Ил-көннәребез тынычланып, махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-имин, сәламәт килеш туган якларга әйләнеп кайтсыннар, — диде ул.

 


Нет комментариев