Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Муниципаль хезмәткәрләр хезмәт тәртибе таләпләрен үтиме?

2023 нче ел узып бара. Һәр тармакта елга нәтиҗә ясала, киләчәккә бурычлар билгеләнә. Әлеге тынгысыз чорда Актаныш муниципаль район Советының оештыру бүлегендә кадрлар белән тәэмин итү секторы мөдире Инзилә Гыйльманова белән сөйләшеп алдык. Инзилә Рәшит кызы әңгәмәбез барышында Кадрлар хезмәте һәм хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия эше белән таныштырды.

- Инзилә Рәшитовна, коррупцияне профилактикалауда муниципаль
хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм Актаныш муниципаль районы мәнфәгатьләре конфликтын җайга салу комиссиясенең роле зур дип беләбез.

- Әйе, районда муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия эшләп килә. Комиссия районның барлык муниципаль хезмәткәрләренә һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга карата булган мәсьәләләрне карарга вәкаләтле.

- Әлеге комиссия нинди карарга нигезләнеп эшчәнлек оештыра?

- Актаныш муниципаль районы Башлыгының 2023 елнын 23 нче октябрендә 36 номерлы «Актаныш муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия составын раслау турында»гы карары белән 9 кешедән торган комиссия составы расланды. Комиссия -комиссия рәисе, Комиссия рәисе урынбасары, секретарь һәм комиссия әгъзаларыннан тора. Карарлар кабул иткәндә комиссиянең барлык әгъзалары тигез хокукларга ия. Комиссия рәисе булмаганда, анын Вазыйфасын Комиссия рәисе урынбасары башкара.

- Комиссия составында җәмәгатьчелек вәкилләре дә бармы?

- Әйе, җәмәгатьчелек вәкилләреннән район ветераннар, район инвалидлар оешмасы җитәкчеләре, Җәмәгатьчелек Советы рәисе безнең комиссиядә эшли. Актаныш муниципаль районы Советының кадрлар бүлеге мөдире комиссиянең җаваплы сәркатибе итеп билгеләнде.

-Кадрлар хезмәте һәм хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссиясе эшчәнлеге белән дә таныштырып үтсәгез иде.

-Коррупция барлыкка килү һәм коррупцион хокук бозулар кылу шартларын кыскарту максатыннан комиссия муниципаль районның коррупциягә каршы программасы үтәлешен координацияли, коррупциягә каршы торуга кагылышлы норматив хокукый актлар проектларын эшләүдә катнаша, белешмә материаллар һәм утырышларга чыгышлар әзерли. Республика структураларыннан алынган методик һәм мәгълүмати материаллар муниципаль район җирле үзидарә органнарының структур бүлекчәләренә вакытында җиткерә.
Муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе муниципаль хезмәткәрләргә һәм муниципаль Вазыйфаларны биләүче затларга карата мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу таләпләрен һәм таләпләрнең үтәлүенә бәйле мәсьәләләрне карый.


- 2023 нче елда комиссия ничә тапкыр җыелды һәм нинди мәсьәләләрне тикшерде?

-Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссиянең 11 утырышы уздырылды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:— комиссиянең 2023нче елга эш планын раслау турында;— элеккеге муниципаль хезмәткәрләр белән хезмәт килешүе төзү турында 9 хәбәрнамәне;
— башка түләүле эш турында 4 хәбәрнамәне карау оештырылды.

- Муниципаль хезмәткәрләргә һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга сез нинди аңлату эшләре алып барасыз?

-  Муниципаль хезмәткәрләргә һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга хокукый белем бирү, хезмәт тәртибенең гомуми принциплары, шулай ук коррупциягә каршы тору турындагы законнар нигезләмәләренә, шул исәптән коммерцияле сатып алу, ришвәт алу һәм бирү, ришвәт алу һәм бирү өчен җәза билгеләү, штрафлар рәвешендә ришвәт алуда арадашчылык, ышаныч югалу сәбәпле эштән азат итү турында, коррупциягә каршы тору турындагы законнар нигезендә күрсәтелгән затлар тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрне тикшерү тәртибе, керемнәр, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында дөрес мәгълүмат бирү турында анлату эшләре алып барыла.

- 2023 елда әлеге җаваплы затларга карата шикаятьләр булдымы?

- Хисап чорында муниципаль хезмәткәрләрдән коррупцион хокук бозулар кылуга фактлары турында хәбәрнамәләр килмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев