Район Советы утырышы: бюджет, социаль программалар һәм иҗтимагый совет эшчәнлеге
Бүген район хакимиятендә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль район Советының бишенче чакырылыш IX нчы утырышы узды. Аның эшенә район башлыгы, район Советы рәисе Ленар Зарипов җитәкчелек итте.
Утырышта көн тәртибе нигезендә өч төп мәсьәлә каралды.
Беренче мәсьәлә буенча — Актаныш муниципаль районында социаль үсеш программаларын гамәлгә ашыру турында — «Мәгариф идарәсе» җитәкчесе Шакирова Раниза Митъян кызы чыгыш ясады.
Икенче мәсьәлә — 2026 елның 1 яртыеллыгында Актаныш муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында фикер алышуга багышланды. Бу хисапны Финанс-бюджет палатасы рәисе Корбангалина Алиса Айрат кызы тәкъдим итте.
Өченче мәсьәлә буенча — Актаныш муниципаль районы Иҗтимагый советының 2025 елдагы эшчәнлеге турында — Иҗтимагый совет рәисе Гыймадиев Айнур Рәсим улы хисап тотты.
Утырыш барышында барлык докладлар да тулысынча тикшерелде, сорауларга ачыклык кертелде һәм киләчәккә социаль-икътисади үсеш бурычлары билгеләнде.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәр чыгыштан соң фикерләрен җиткерде. Программаларны үтәүгә җаваплы район башкарма комитеты, аның социаль һәм агарту, спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге, район ЗАГС бүлеге, авыл җирлекләре башлыклары, «Игелек үзәге», пенсия фондының клиент хезмәте кварталга бер тапкыр башкарылган эшчәнлеккә хисап тотарга тиешлеген әйтте.
Район иҗтимагый Совет эшчәнлеген даими рәвештә район матбугатында яктыртып барырга тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев