Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Хакимият сәгате

Хөрмәтле райондашлар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

Халыклар бердәмлеге көне Россиянең истәлекле даталары арасында әһәмиятле урын алып тора. Төрле милләттән булган бабаларыбыз халык ополчениесе төзеп, дошманны тез чүктергәнгә, Ватаныбыз башкаласын азат иткәнгә дүрт гасырдан артык вакыт узды.

Халыкларның, төрле милләт һәм дин әһелләренең дошманга каршы бердәм булып көрәшүнең нәтиҗәсе буларак, ул чорда дәүләтебез тарихындагы иң хәвефле кризисларның берсен җиңеп чыгуга ирешкәнбез.

 

Шул еллардагы кебек үк, Татарстан бүген дә – Россия Федерациясенең таянычы. Бүген, милләтебезнең асыл егетләре илебез тынычлыгы өчен, ата-бабаларыбызның эшен дәвам итеп тыныч киләчәк өчен көрәшә. Аларның һәрберсенә дә теләк бер – исән-имин әйләнеп кайтсыннар. Җиңү өчен көч куеп, бүген утны-суны кичкән райондашларыбызның якыннарын һәм гаиләләрен кайгырту – безнең төп бурыч.
          

6 ноябрьдә без Татарстан Республикасы Конституциясе көнен дә билгеләп үтәбез. Хокукый системаның нигезе һәм чыганагы булган Төп Законны кабул итү Татарстан дәүләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга, демократик, хокукый һәм иҗтимагый дәүләт төзелешендә мөһим адым булды. 

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрик итәм. Эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телим. Гаиләләрегез имин, күңелләрегез күтәренке, йөргән юлларыгыз һәрвакыт уң булсын. Туачак һәр көн җиребезгә аяз күк йөзе һәм тынычлык алып килсен!

Ленар Зарипов, Актаныш муниципаль район Башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев