Актаныш сулыкларына профилактик рейд: 7 сантиметрдан юка бозга чыгу тыела
Бүген Актаныш районында боз кату чорында гражданнарның иминлеген тәэмин итү максатыннан елгаларга һәм күлләргә профилактик рейд оештырылды. Чара районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе карары нигезендә үткәрелде.
Рейдта Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хөсәенов, Актаныш районы Башкарма комитеты каршындагы административ комиссия сәркатибе Ләйсән Кадырова, гадәттән тыш хәлләр бүлеге җитәкчесе Динар Садыйков, шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең участок уполномоченные, полиция майоры Игорь Петров катнашты.
Чара барышында сулыкларда балыкчылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде, боз өстендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды. Белгечләр боз катламының калынлыгын тикшерде — әлеге вакытта ул 20 сантиметрдан артып китә. Шуның белән бергә, рейдта катнашучылар боз калынлыгы 7 сантиметрдан ким булган очракта, бозга чыгу катгый тыелуын искәртте.

Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хөсәенов билгеләп үткәнчә, куркынычсызлык таләпләрен бозган очракта гражданнарга карата административ беркетмә төзелергә мөмкин. Шулай ук балыкчыларның гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен белү-белмәве, Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе карарлары белән таныш булулары да тикшерелде.
— Бу — әлегә беренче рейд, әмма соңгысы түгел. Гадәттә мондый чаралар 1 ноябрьдән башлана, тик быел җылы һава торышы сәбәпле елгалар һәм күлләр декабрь уртасында гына боз белән капланды, — дип билгеләп үтте Рөстәм Хөсәенов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев