Актанышның МЧС хезмәткәрләре инвалид бала тәрбияләүчеләрнең йортларына янгын хәбәриткечләре урнаштыра
Инвалидлар декадасында Актаныш районының МЧС хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү рейдларына чыкты. Бүген безнең иҗат төркемебез 103 нче янгын сагы хезмәте җитәкчесе Илдар Мортазин һәм Каравыл бүлеге башлыгы Айдар Сафин белән инвалид бала тәрбияләүче гаиләгә барды, әлеге гаилә яшәгән йортка янгын хәбәриткечләр урнаштырылды.
Иганәчеләр ярдәме белән мохтаҗларга, күпбалалы гаиләләргә, олы яшьтәге әби-бабайлар яши торган йортларга, фатирларга янгын хәбәриткечләр быелның җәеннән үк урнаштырыла.
50 датчикның икесен МЧС хезмәткәрләре Актаныш авылының Юл урамында яшәүче Гөлдәмия Газизова гаиләсе яшәгән йортка урнаштырды. Газизовлар гаиләсендә дүрт бала, аларның иң кечесе 8 яшьлек Инсифкә сөйләшә алмау сәбәпле инвалидлык бирелгән.
Безне кайгыртып, ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт! Һәрвакыт газ һәм электр җиһазларын игътибарда тотабыз. Балаларга да сак булыгыз, дип кенә торабыз. Өйдән чыгып киткәндә янгын чыга күрмәсен дип, электр, газ приборларын сүндереп чыгып китәбез, – ди Гөлдәмия Газизова
Инвалидлар декадасы башлануга, МЧС хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар үстерүче дүрт гаиләгә 8 датчик куйган. Тагын өч гаиләне мөһим хәбәриткеч белән тәэмин итү күздә тотыла.
МЧС хезмәткәрләре янгын хәбәриткечне йорт яки фатирның ике бүлмәсенә урнаштыралар. Беренчесе, әлбәттә, газ, электр приборлары иң еш кулланыла торган кухняга беркетелә. Икенчесе- янгын чыгу куркынычы зур булган һәм балалар- өлкәннәр еш була торган бүлмәгә урнаштырыла. Ул гадәттә, зал, йокы бүлмәләре.
Автоном янгын хәбәр биргече төтен, чәйнек парына шунда ук реакция ясый, көчле сигнал тавышы тирән йокыдагы кешене дә уятырга сәләтле. 600 сум торган гади прибор зыян күрүченең һәм тирә-юньдәгеләрнең гомерен саклап калачак. Кыйммәтлерәк хәбәрче йорт хуҗасының телефонына яки шәхси янгын күзәтчелегенә сигнал бирә. Икесе дә батареядан эшли. Аны ел саен алыштырып торырга кирәк. Прибор түшәмгә беркетелә, чөнки төтен һәрвакыт өскә күтәрелә. Мондый җайланма стенага куелганга караганда тизрәк җавап бирә.
Янгын чыгуга иң еш сәбәпче-электр чыбыкларының кыска ялганышы. Кайберәүләр бер розеткага кер юу машинасын, телевизор, суыткычларны тоташтыра. Электр чыганагы кыза, югары көчәнеш белән эшли башлый. Шуңа йортның төрле урыннарындагы розеткалардан файдаланырга, төнгә зарядка приборларын электр челтәреннән аеырырга кирәк. Телевизор, телефон зарядкасы, башка электр җиһазлары күп кушыла торган розеткалар аеруча куркыныч санала,- дип кисәтте Илдар Минсалих улы.
Кышкы чорда янгыннар аеруча аяусыз. Фаҗигаләргә юл куймас өчен берничә алтын киңәшне истә тоту хәерле:
- Кайберәүләр кышын газга көйләнгән мунча мичләрен иртәннән үк кушып җылыта башлый. Артык кызулык аркасында мичнең стенасы ярыла, кыза. Янгын чыгуга төп сәбәп бу.
- Өйдәге, мунчадагы мичләрнең төтен юлларын, төтен чыгу торбаларын, тыгылмаганмы, гел тикшереп, чистартып торыгыз.
- Өйдә шырпы белән уйнау, тәмәке тарту катгый тыела.
МЧС хезмәткәрләре рейдлар барышында гаилә әгъзаларына куркынычсызлык кагыйдәләрен ныклап өйрәтәләр, янгын була калганда, өйдән чыгу юлларын алдан ук күзаллап, балаларга да бу хакта аңлатырга кушалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев