Актаныштагы балалар бакчаларында иминлек күнекмәләре ныгытыла
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Актаныштагы балалар бакчаларында иминлек күнекмәләре ныгытыла

Актаныштагы «Тылсым» балалар бакчасында террорчылыкка каршы команда-штаб өйрәнүләре узды.

Өйрәнүләр барышында хезмәткәрләр ике шартлы сценарий буенча эш итте: заложникларны алу һәм янгын чыккан очракта балаларны эвакуацияләү. Һәр төркемнең үз эвакуация чыгу юлы бар.

Балалар бакчасы мөдире Миләүшә Вахитова сүзләренчә, мондый өйрәнүләр учреждениедә ел дәвамында даими үткәрелә. Аларның төп максаты — гадәттән тыш хәл вакытында балалар һәм хезмәткәрләрнең тиз һәм дөрес эш итү күнекмәләрен ныгыту.


Нет комментариев