Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

«Алтынчәч» тә өч күзле светофор үз иленә дәшә

Балаларны кече яшьтән юлда хәвефсез йөрергә өйрәтү мөһимлеге ул тәпи басканнан соң ук башлана.

Бала ишектән чыгуга, дистәләгән транспорт чарасы каршына баса. Ә юлда йөрүнең, беләбез инде, үз кагыйдәләре. Ничек, ни рәвешле өйрәтәбез соң без ул кагыйдәләрне? Әлбәттә, уен аша.

Бүгенгесе исә, театральләшкән уеннар аша иде. «Өч күзле светофор үз иленә дәшә» дип исемләнгән импровизацион чарада нәниләр, патшалыкта сәяхәт итү барышында, төрле ситуатив уеннарда катнашып, юлда хәвефсез йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Кинәт кенә түбәдән килеп төшкән Карлсон да, юлда йөрергә өйрәнергә мәҗбүр булды. Балалар Карлсон белән бергәләшеп уйнадылар, самокат, велосипедта йөрү кагыйдәләрен үзләштерделәр, героебыз исә хаталарын төзәтеп, башка чараларга да катнашырга сүз бирде.

Әлеге күркәм чарада ЮХИДИнең Актаныштагы бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәзиф кызы Мөхәммәтова, ЮХИДИ хезмәткәре Гүзәл Александровна Хисамова катнашып, соклануларын белдерделәр, изге теләкләрен юлладылар, төркемнәргә — төрле кызыклы уеннар, ата- аналарга- эчтәлекле буклет, тәрбиячеләргә- уку кирәк ярагы, һәр балага- яктылыкны кире кайтарткыч элементлар тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев