Балык тоту фаҗигагә әйләнмәсен!
Көз көне һава торышы чагыштырмалы алмашынучан. Көчле җил, кар катыш яңгыр көймәнең хәрәкәт юнәлешен үзгәртергә, аударып җибәрергә мөмкин. Мондый һава торышында балык тотуны тиз арада тамамларга һәм ашыгыч рәвештә тизрәк ярга кайтырга кирәк.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты хәвефсезлек кагыйдәләре турында искә төшерә:
- балык тоту планлаштырылган җирдә һава торышвның нинди булачагын ачыкларга кирәк. Кар явачагы һәм көчле җил көтелә икән, хәвеф-хәтәрне исәпкә алып, өйдә калу хәерле;
- балык тотарга барганда коткару жилетын кияргә кирәк;
- су өстенә чыгар алдыннан көймәнең хәләтен җентекләп тикшерергә;
- көймәгә артык күп кеше утырмаска, балыкны утырып тотарга тырышыгыз;
- якыннарыгызга балык тоту урыны һәм килүегезнең вакыты турында хәбәр итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев