Бозга бары ныклап туңдыргач кына чыгам
Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хөсәенов, Актаныш районы Башкарма комитеты каршындагы административ комиссия сәркатибе Ләйсән Кадырова, гадәттән тыш хәлләр бүлеге җитәкчесе Динар Садыйков, шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең участок уполномоченные, полиция майоры Игорь Петров сулыкларга рейд барышында бозда балык тотучылар белән әңгәмә корды. балыкчылар арасында хатын-кызлар да бар, аларның берсе 63 яшьлек Сәвия Низаева.
Рейд вакытында аскы Актаныш янындагы Иске Идел елгасында балыкчыларның күпләп җыелуы күзгә ташланды. Алар арасында 63 яшьлек Сәвия Низаева да бар иде. Сәвия апа иртә белән үк балыкка төшкән, авы да шактый гына.
Ул рейд оештыручылар белән бик теләп аралашты.
Сәвия Низаева — Иске Кормаш авылы кызы, 40 елдан артык Себердә яшәгән, хәзер аскы Актанышта гомер итә. Бала чагында өйрәнгән шөгыле вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен һәрвакыт төгәл үти:
— Мин бозга бары тик ул ныклап туңгач кына чыгам — бозның калынлыгы кимендә 15–20 сантиметр булырга тиеш. Елганың уртасына кермим, иң элек бозны яхшылап тикшерәм. Балта белән чабып, калынлыгын, ныклыгын карыйм. Бүген балык тотар өчен тишемне кичә кичтән ясадым, балыкларга җим салдым. Ашаткач, балык күп эләкте. Балык тоту минем өчен ял да, табигать белән аралашу да. Балачактан бирле балык тотам, абыйлар-энекәшләр өйрәтте. Хәзер пенсиядә, буш вакытым күбрәк. Кемдер каядыр бара, ялын төрлечә үткәрә. Ә мин балык тотарга яратам, бигрәк тә кыш көне. Тоткан балыкны песиемә һәм күршеләрнекенә дә ашатам, — диде ул.
Административ комиссия сәркатибе Ләйсән Кадырова район сулыкларында боз кату дәрәҗәсенең бертөрле булмавын ассызыклады. Шуңа күрә мондый рейдлар район халкын һәм кунакларны кисәтү, фаҗигале очракларны булдырмау өчен бик мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев