Ял көнендә Пучы авылы янындагы буада ир-ат батып үлгән
26 июльдә Актаныш районының Пучы авылы янындагы буада фаҗига булган, су коенганда бер ир-ат батып үлгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, көндезге 14:30 сәгатьләр тирәсендә шаһитлар, бер ир-атның суга кереп йөзеп китүен, лакин берникадәр вакыттан соң су өстендә күренмәвен сизеп ала. Ярда аның шәхси әйберләре калган. Фаҗига урынына тиз арада ашыгыч хезмәтләр- полиция, ашыгыч медицина ярдәме, җирле хакимият вәкилләре һәм коткаручылар килеп җитә.
Эзләү башында водолазлар ир-атның гәүдәсен кичке 19:05 сәгатьтә табып судан чыгаралар. Ул ярдан якынча 30 метр ераклыкта, өч метр тирәнлектә булган. Мәрхүмнең гәүдәсе тиешле процессуаль гамәлләр үткәрү өчен тикшерү органнарына тапшырылган.
Хөрмәтле райондашлар!
Җиһазландырылмаган урыннарда суга керү тормыш һәм сәламәтлек өчен зур куркыныч тудыруын искәртәбез.
Бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез:
-
Коткаручылар посты булган, рәсми коену өчен җиһазландырылган пляжларда гына суга керегез;
-
Спиртлы эчемлекләр куланган халәттә суга кермәгез;
-
Ярдан еракка йөзеп китмәгез һәм үз көчегезне артык бәяләмәгез;
-
Таныш булмаган урыннарда суга чуммагыз — су төбендә агач тамырлары, ташлар һәм башка куркыныч әйберләр булырга мөмкин;
-
Су янында балаларны бер минутта да караусыз калдырмагыз;
-
Үзегезне начар хис итсәгез яки аяк-кулларыгызны көзән җыерса, кичекмәстән ярдәмгә чакырыгыз.
Исегездә тотыгыз: судагы гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү сезнең һәм якыннарыгызның тормышын саклап калырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев