Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма!

Бүген Актаныш районында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге җитәкчесе Динар Ринатович Садыков белән берлектә журналистлар рейдка чыкты. Чара язгы чорда сулыкларда иминлекне тәэмин итү, аеруча кышкы балык тотучылар арасында аңлату эшләрен көчәйтү максатыннан үткәрелде.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, яз җитү белән сулыкларда боз тиз үзгәрә һәм куркынычка әйләнә. Күп кенә балыкчылар боз калынлыгы кимүен исәпкә алмыйча, элеккечә балык тотуны дәвам итә. Әмма язгы боз астан өскә таба эри, шуңа күрә ул тышкы яктан нык булып күренсә дә, эчке яктан какшаган булырга мөмкин.

Аеруча агымлы елгаларда хәл катлаулырак. Мәсәлән, Агыйдел елгасында боз тиз йомшара. Өстән караганда тигез һәм шома булып күренгән боз катламы астан яргаланган һәм ныклыгын югалткан булырга мөмкин.

Рейд барышында халыкка куркынычсызлык кагыйдәләре искәртелде. Бозга ялгыз чыкмаска, үзең белән коткару чаралары — бау, таяк, камера яки пакрышка алырга киңәш ителә. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта 101 яки 112 номерларына шалтыратырга кирәк.

Шулай ук белгечләр кеше боз астына киткән очракта үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты. Батучы янына йөгереп барырга ярамый, чөнки боз икегезне дә күтәрмәскә мөмкин. Ярдәмне читтәнрәк торып, кул астындагы чаралар — бау, таяк яки кием ярдәмендә күрсәтергә кирәк.

Хәзерге вакытта боз калынлыгы якынча 30 сантиметр тәшкил итә. Гадәттә бу чорда ул 70 сантиметрдан алып 1 метрга кадәр була иде. Бу исә быел бозның аеруча тиз эрүен күрсәтә һәм сулыкларда булганда аеруча сак булырга кирәклеген тагын бер кат искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев