Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Пучыда җәйге ял йорты янган

11 май көнне Пучы авылында янгын чыга.

Пучы авылында шәхси хуҗалыкта җәйге ял йорты яна башлау белән янгын сүндерүчеләргә бу хакта хәбәр ителә. Утлы телләрне авызлыклауда Әнәк һәм Пучы авылы ирекле янгын сакчылыгы дружиналары, Әнәктәге янгын сүндерү посты һәм районның 103 нче янгын сагы хезмәткәрләре бергәләп көрәшә. 103 нче янгын сагы хезмәте җитәкчесе Илдар Мортазин хәбәр итүенчә, янгын сүндерүгә 4 куәтле техника җәлеп ителә. 

Янгын чыгу сәбәбе- җәйге йорттагы электр үткәргечләрдә кыска вакытлы ялганыш булу. Бинага электр җиһазлары үткәрелгәндә монтажлау кагыйдәләре бозылган, шуның аркасында фаҗига килеп чыккан. Бәхеткә, хуҗалар исән-сау, башка мөлкәткә дә зыян килмәгән.

Хөрмәтле райондашлар!

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә: Әлеге киңәшләрне үтәү сезне бәла-казалардан саклап калыр!

  • Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

  • Яткан җирдән тәмәке тартмаска

  • Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

  • Төзек булмаган электр үткәргечтән , ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

  • Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

  • Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

  • Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев