«Актаныш» агрофирмасы районда гына түгел, республика терлекчеләре өчен үрнәк!
Актаныш районының «Актаныш» агрофирмасында терлекчелек юнәлешендәге яңалыклар белән район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре генә түгел, республика хуҗалыклары да нык кызыксына. Соңгы көннәрдә биредә яңача «Елочка» системасы белән сөт саву гамәлгә керде. Бүген әлеге эшчәнлек белән Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев танышты.
«Актаныш» агрофирмасы югары репродукцияле кукуруза игү технологииясе белән танылса, хәзер заманча савым залларын арттыруы белән сокландыра. Биредә сыерларны өч төрле саву технологиясе белән савалар: сөтне чиләккә саву да онытылмады әле, берничә ел роботлар белән сөтүткәргечкә саву гамәлдә, соңгы ике атнада ике генә кеше сава торган «Елочка» системасы белән эшли башладылар.
Көн саен агрофирма 25 тонна сөт җитештерә. Актанышбаш, Кәзкәй, Тыңламас фермаларындагы малларны бергә туплап, Чөгәнәдә зур терлекчелек комплексы төзелде. Агрофирмада 2200 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның меңгә якыны савым сыеры. Бракка чыккан сыерлар юк. Район өчен бу зур казаныш. Һәр сыер 3-4 бозау китерергә тиеш дигән принципны алга куялар. Сыйфатлы азык рационы белән ныклап эшләү үз нәтиҗәләре белән куандыра.
Ферма мөдире Илүсә Камалова җитәкчеләрне «Елочка» савым залы белән таныштырды. Яңа залда 131 баш сыер савыла. Савымчылар Дилара Дәүләтова, Аслетдин Илмурадов үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп башкаралар, көнгә ике тапкыр савалар. «Елочка»ның уңайлылыгы- сөт турындагы мәгълүмат экранда күрсәтелә; маллар чиста, чөнки, сыерлар өстә, савымчы аста, имчәкләрен җылы су белән пөхтә итеп юыла. Ике генә атна эшләүләренә карамастан, «Елочка»да сөт күләме арткан.
131 баш сыерга 3841 литр сөт савабыз. Бер сыерга 25-26 литр сөт бу.Күп сөт бирүче терлекләрне бергә тупладык. Тудыру бүлеге төзелеп килә, – ди Татарстанның атказанган терлекчесе Илүсә Камалова.
Мамадыш, Балтач, Кукмара районнарының җитәкче-белгечләре инде «Актаныш» агрофирмасы эшчәнлеген өлге итеп алып кайтып киткән. Шушы көннәрдә Әлмәт районы җитәкчеләренең командировкасы көтелә. Биредә әлеге яңалыклар, хезмәтнең югары дәрәҗәдә оештырылуы кунаклар килгәндә генә түгел, ә көндәлек тәртипкә әйләнгән һәм күргәзмәлелеккә тиң.
Киләчәктә Актаныш технология техникумы базасында студентларны яңача савым системасы- роботлар белән саварга, карусель системасы белән эшләргә өйрәтергә планлаштыралар. «Актаныш» агрофирмасының терлекчелек комплексы үзебезнең район хуҗалыкларының җитәкче -белгечләре өчен заманча ысулларга өйрәнергә менә дигән җирлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев