Машина йөртүчегә 45 мең сум штраф билгеләнгән
Машина йөртүчеләр ялгыш гамәлләре өчен суд каршында җавап тота.
Апас районы башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итүенчә, җәмәгать суды тарафыннан 1 эш каралган.
-Машина йөртүче Х.Р.В. суд утырышнда катнашып, җитди җавап биргән. Үз гаебен танып, үкенү хисләрен белдерсә дә, җаваплылыктан азат ителмәгән. Суд аларга карата катгый карар чыгарган. Әлеге машина йөртүчегә 45 мең сум штраф билгеләнгән һәм алар 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән, - диелә район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев