Актаныш

Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

2025 елда Татарстанда яшь буенча диспансеризациягә нәрсәләр керә?

Диспансеризация узу – профилактиканың мөһим чарасы. Ул Татарстан Республикасында «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.

Безнең берни дә авыртмаганда, сәламәтлек турында бик сирәк уйлыйбыз. Әмма күп кенә авырулар  сиздермичә генә башлана – нәкъ менә шуңа күрә дә диспансеризация узу бик мөһим. Бу – түләүсез һәм  вакытында организмны тикшерү ысулы, куркыныч факторларны ачыклау һәм дәвалауны иртә стадиядә  башлау мөмкинлеге. 2025 елда Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, диспансеризацияне мәҗбүри  медицина иминияте полисы буенча үз поликлиникаңда узарга мөмкин. Ничә яшьтә нинди тикшеренү  үтәргә кирәк икәнен аңлау җиңелрәк булсын өчен, без белешмәлек әзерләдек.
 
Кем һәм ничек уза?
 
18-39 яшьтә 3 елга бер (2025 елда
2007, 2004, 2001, 1998, 1995, 1992,
1989, 1986 елларда туган кешеләр
чакырыла).
 
40 яшьтән – ел саен.
Диспансеризацияне мәҗбүри медицина
иминияте буенча үз поликлиникаңда
узарга мөмкин. Паспорт, мәҗбүри
медицина иминияте полисы һәм
поликлиникага беркетү таләп ителә.
Барысы өчен дә база җыелмасы  (Беренче этапта уздырыла, күрсәткечләр
буенча тулыландырыла.)
 
Хәвеф-хәтәр факторлары турында сораштыру үткәрү, терапевт каравы.
Буй, авырлык, бил әйләнәсе, кан басымын үлчәү, гәүдә авырлыгы индексын исәпләү; йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын бәяләү. Канда глюкоза һәм холестеринны
билгеләү; 40 яшьтән башлап канныңгомуми анализы – елга 1 тапкыр.
 
ЭКГ: беренче тапкыр үткәндә, аннары 35 яшьтән башлап ел саен.
 
Флюорография/үпкә рентгены –2 елга бер тапкыр.
 
Кем һәм ничек уза?

18-39 яшьтә 3 елга бер (2025 елда
2007, 2004, 2001, 1998, 1995, 1992, 
1989, 1986 елларда туган кешеләрне 
чакырабыз). 40 яшьтән — ел саен. 

Диспансеризацияне мәҗбүри медицина 
иминияте буенча үз поликлиникаңда 
узарга мөмкин. Паспорт, мәҗбүри 
медицина иминияте полисы һәм 
поликлиникага беркетү таләп ителә.

Хәвеф-хәтәр факторлары турында 
сораштыру үткәрү, терапевт каравы.
Буй, авырлык, бил әйләнәсе, 
кан басымын үлчәү, гәүдә авырлыгы 
индексын исәпләү; йөрәк-кан тамырлары 
авырулары куркынычын бәяләү.
Канда глюкоза һәм холестеринны 
билгеләү; 40 яшьтән башлап канның 
гомуми анализы — елга 1 тапкыр.
ЭКГ: беренче тапкыр үткәндә, анна-
ры 35 яшьтән башлап ел саен.
Флюорография/үпкә рентгены — 
2 елга бер тапкыр.

Күз эчендәге басым: беренче 
тапкыр үткәндә, аннары 40 яшьтән 
башлап ел саен.
Яшь буенча
онкоскрининг
Аналык муентыгы (18-64 яшьлек
хатын-кызлар) – цитология (ПАП-тест)
3 елга бер тапкыр. Елга 1 тапкыр
хатын-кызны акушер (фельдшер)
каравы.
Сөт бизе (40-75 яшьлек хатын
кызлар)  2 елга бер маммография.
Простата (ирләр) – 45, 50, 55, 60
һәм 64 яшьтә ПСА-тест.
Эчәклек (ирләр дә, хатыннар
да) – яшерен канга тизәк анализы: 40тан
64 яшькә кадәр – 2 елга бер; 65тән
75 яшькә кадәр – ел саен. Уңай нәтиҗә
булганда – колоноскопия.
Ашказаны/үңәч – 45 яшьтә ЭГДС
(бер тапкыр), аннары – күрсәтмәләр
буенча.
Күрсәтмәләр буенча өстәмә
тикшерүләр
УЗИ һәм лаборатор тикшеренүләр
(киңәйтелгән биохимик профиль,
гормоннар һ.б.) – беренче этап
нәтиҗәләре буенча.
Икенче этап (тар белгечләр:
кардиолог, невролог һ.б.) куркыныч/
тайпылыш факторлары ачыкланса
билгеләнә. Тәртип РФ Сәламәтлек
саклау министрлыгының 2024
елда кертелгән үзгәрешләр белән
404н номерлы боерыгы белән
регламентланган.
Татарстанда ничек язылырга?
Үз поликлиникагызның
профилактика кабинетына
мөрәҗәгать итегез (регистратура
аша, телефоннан, Дәүләт хезмәтләре
порталында яки терапевтка барганда
язылырга мөмкин). Татарстан
медицина оешмалары сайтларында,
кабул итү сәгатьләрен күрсәтеп,
«Диспансеризация» турында мәгълүмат
урнаштырылган.
 
Иң еш бирелә торган
сораулар: 
 
«Үз» елыңда килмәскә мөмкинме?
Әйе, ел саен профосмотр рөхсәт
ителә, ә диспансеризация – «сезнең»
елда/40 яшьтән соң ел саен.
 
Күпме вакыт кирәк? Гадәттә, 1-2
визит: беренче этап – мөрәҗәгать итү
көнендә, икенчесе – язылу буенча
(кирәк булса). Регламент – 404н номерлы
боерык буенча.
 
Диспансеризация үтү өчен ял
көне алырга кирәкме?
Закон буенча
диспансеризация үтүчеләр түләүле ял
көне алырга хокуклы (эш урынындагы
кадрлар бүлегендә ачыклык кертегез).
 
Яшь буенча кыска белешмәлек
 
  • 18-39 яшь (3 елга бер тапкыр): анкета, терапевт каравы, АД/ИМТ, глюкоза һәм липидлар; ЭКГ (беренчетапкыр, аннары ел саен 35 яшьтән), флюорография – 2 елга бер тапкыр; күз эчендәге басым (беренче тапкыр); хатын- кызларга ПАП-тест – 3 елга бер тапкыр.
 
40-64 яшь (ел саен): барысы да база блогыннан; 40
яшьтән башлап канның гомуми анализы – елга 1 тапкыр;
күз эчендәге кан басымы – ел саен; маммография (хатын-
кызларга) – 2 елга бер тапкыр; ПСА яшь нокталары буенча –
ир-атларга; 2 елга бер тапкыр – яшерен канга тизәк; 45
яшьтә – ЭГДС.
 
65-75 яшь (ел саен): барысы да база блогыннан; ел саен –
яшерен канга тизәк; маммография – элекке схема буенча.
76+ яшь: тикшеренүләр – база блогы һәм табиб
киңәшләре буенча, тиешле авыруларны исәпкә алып
(икенче этап – тайпылышлар булганда).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев