Ленар Зарипов: «Кешеләргә хөрмәтле мөнәсәбәт — эшебезнең нигезе»
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов район үзәк хастаханәсе коллективының медицина советы утырышында чыгыш ясап, сәламәтлек саклау тармагындагы мөһим мәсьәләләргә тукталды һәм табибларның эшчәнлегендә әхлакый җаваплылыкның әһәмиятен ассызыклады.
Медсоветта ясаган чыгышында Ленар Зарипов махсус хәрби операциядән яраланып, сәламәтлекләре какшап туган якларына кайткан егетләргә карата мөнәсәбәт мәсьәләсе иң җитди сорауларның берсе булуын билгеләп үтте.
«Зинһар, аларга карата игътибарлы, әдәпле булыгыз. Сугыш кешенең холкын үзгәртә, моны аңлыйбыз. Ләкин сабырлык күрсәтергә кирәк. Аларга һәм гаилә әгъзаларына карата хөрмәтле мөнәсәбәт күрсәтүегезне үтенәм һәм таләп итәм», — диде район башлыгы.
Ул шулай ук медицина хезмәткәрләре арасында да махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче ир-егетләрнең гаиләләре барлыгын искәртте. «Исән-сау әйләнеп кайтсыннар», — дигән теләкләрен әйтте Ленар Рафакович.
Ленар Зарипов район үзәк хастаханәсе һәм участок хастаханәләренең халык белән эшчәнлегенә дә тукталды. Гражданнар җыеннарында анализлар тапшыру, гомуми практика табибларына язылу, кабул итү тәртибе буенча сораулар күтәрелә.
Район башлыгы логистиканы дөрес оештыру һәм аңлату эшләрен көчәйтү кирәклеген әйтте. Халык яңартылган, төзекләндерелгән биналарга, электрон язылу системасына, талон белән эшләүгә әкренләп ияләшә.
«Кайберәүләр иртәнге алты-җидедә үк килеп чират ала, язылу бармы-юкмы — карап тормый. Комфортка да ияләшергә кирәк. Әмма шул ук вакытта табибларның эш вакытын да, бәлки, тагын бер кат карарга кирәктер», — дип билгеләде ул.
Кадрлар мәсьәләсе буенча да уңай нәтиҗәләр ассызыкланды. Соңгы елда районга 11 табиб җәлеп ителгән.
«Әгәр нәтиҗә булмаса, без бер ел эчендә 11 табибны җәлеп итә алмас идек. Бу — яхшы күрсәткеч, ләкин тукталып калырга ярамый», — диде район башлыгы.
Чыгышында ул демографик хәлгә дә игътибар итте. Актаныш районында якынча 26 мең кеше яши, шуларның 10 меңнән артыгы — 60 яшьтән өлкәнрәк, ә 2,5 меңнән артыгы — 90–95 яшьтәгеләр. Ел дәвамында 90–95 яшьлек 380нән артык кешене котлау планлаштырыла.
Район башлыгы өлкән яшьтәге кешеләргә медицина хезмәте күрсәтү, документлар рәсмиләштерү мәсьәләләрендә җәмәгатьчелек белән берлектә фикер алышу кирәклеген әйтте, район халкының милли һәм дини үзенчәлекләрен исәпкә алу мөһимлеген ассызыклады.
Чыгышының ахырында Ленар Зарипов медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Зур суммага төшеп ясалган ремонтлар һәм яңартуларның беренче чиратта халык сәламәтлеген саклауга, шулай ук медицина персоналы өчен уңайлы эш шартлары тудыруга юнәлдерелгән булуын әйтте.
«Коллективыгызны саклагыз, бер-берегезне һәм яңа килгән белгечләрне хөрмәт итегез. Бу тармакны алга бары тик сез генә этәрә аласыз. Рәхмәт сезгә!» — дип йомгаклады чыгышын Ленар Зарипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев