Актаныш

Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

Май бәйрәмнәрендә Актаныш медицина учреждениеләре махсус эш режимына күчте

1–4 май, 8–11 май көннәре – бәйрәм һәм ял көннәре. Әмма республиканың дәүләт медицина учреждениеләре өзлексез медицина ярдәме күрсәтү өчен эшен дәвам итә.

 

Стационарлар тәүлек буе эшләячәк, хастаханәгә салу, авыру профиленә карап, территориаль принцип буенча булачак. Кабул итү-диагностика бүлекләренең эше көчәйтеләчәк, шул исәптән вакытында диагностика ясау мөмкинлеген тәэмин итү өчен дә.

Бала тудыру йортлары тәүлек буе эшләячәк.

Өлкәннәр поликлиникалары 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Процедуралар кабинеты, ашыгыч ярдәм кабинеты, көндезге эш режимы булган бүлекләр, лаборатория һәм диагностика эшләячәк. Халыктан чакыру кабул итү поликлиника эше тәмамланырга 1 сәгать кала туктатылачак.

Поликлиникаларда май бәйрәмнәрендә шулай ук диспансеризация («Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча бушлай үткәрелә), профилактик тикшерүләр, халыкны диспансер күзәтүе, вакцинация үткәреләчәк.

Поликлиникалар һәм хастаханәләрнең поликлиника бүлекләре составында хатын-кыз консультацияләреполиклиника графигы буенча эшләячәк.

Тәүлек буе эшли торган травматология пунктлары, яшәү урынына карамастан, беренчел мөрәҗәгатьләр белән пациентларны кабул итәчәк.

Балалар поликлиникалары 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Прививка ясату һәм процедура кабинетлары, травматология пунктлары һәм көндезге режимлы бүлекләр, рентгенология кабинеты һәм лаборатория эшләячәк.

Өлкәннәр һәм балалар стоматологиясеполиклиникалары 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев