Актаныш

Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

Халык сәламәтлеге — игътибар үзәгендә

Актаныш үзәк район хастаханәсендә диспансерлаштыру актив рәвештә үткәрелеп тора. Аның төп максаты — авыруларны профилактикалау һәм патологияләрне иртә ачыклау. Бу эшнең оештырылышы һәм үзенчәлекләре турында хастаханәнең баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров сөйләде.

— Аыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында диспансерлаштыру эше бик актив оештырылган —  хезмәткәрләрнең сәламәтлеге 100 процент тикшерелә. Укытучылар, балалар бакчалары һәм башка мәгариф коллективлары да бик актив катнаша, — дип билгеләде Рөстәм Могътазиров.

Авыл җирлегендә тикшерү ничек үтә

— Авыл җирендә яшәүчеләр Актанышка килергә тиешме, әллә диспансерлаштыру фельдшер-акушерлык пунктларында да үткәрелә аламы?

— Диспансерлаштыруның беренче этабы фельдшер-акушерлык пунктларында  үтә — фельдшерлар беренчел тикшерү уздыра. Икенче этапта пациентлар Актаныш үзәк район хастаханәсенә җибәрелә. Фельдшерлар шулай ук диспансер күзәтүен алып бара, билгеле төркемнәрдәге өлкәннәр өчен профилактик карау үткәрә.

— Без кан, тизәктәге яшерен кан, онкоцитология, ПСА анализларын үзәкләштерелгән төстә, барлык материалларны тикшерү өчен Чаллыга илтәбез. Нәтиҗәләр турында СМС-хәбәрләр алабыз һәм кемгә алга таба тикшерү кирәклеген теркибез, — дип аңлатты баш табиб урынбасары.

Контроль һәм алга таба адымнар

— Авыруга уңай нәтиҗә килсә, шул пациентларны тирәнтен тикшерәбез, мәсәлән, фиброколоноскопиягә, — дип дәвам итте баш табиб урынбасары. — Атна саен без нәтиҗәләрне утырышларда карап чыгабыз, ничә кеше язылган, ничә кеше тикшерелгән, ничәсе баш тарткан — барын теркибез. Атна ахырында шушы мәгълүматлар буенча министрлыкка хисап әзерлибез. Диспансеризация буенча утырышлар атнасына ике-өч тапкыр үткәрелә, процесс контрольдә тотыла.

Мобиль поликлиникалар һәм профилактик тикшерүләр

Диспансерлаштыру кысаларында күчмә медицина комплекслары актив кулланыла. Ел саен районда маммограф һәм флюорограф белән җиһазландырылган мобиль поликлиника эшли. Быел мобиль поликлиника үз эшен 22 апрельдән башлаячак. Пучы, Татар Суксуы, Татар Ямалысы, Такталачык, Иске Әлем, Иске Байсар, Иске Сәфәр, Киров авылларына киләчәк, анда күрше авылларда яшәүчеләр дә үз сәламәтлекләрен тикшерә алачак.

— Мобиль поликлиникада  6–7 тар белгеч эшли. Халыкка Актанышка бармыйча, шунда ук флюорография һәм маммография үтү мөмкинлеге тудырыла. Бу тикшерүләрне үткәрүне җиңеләйтә һәм район поликлиникасына йөкләнешне киметә, — дип билгеләде Рөстәм Могътазиров.

Диспансеризациянең максаты: профилактика һәм иртә ачыклау

Диспансеризациянең төп максаты — инфекция булмаган авыруларны, шул исәптән онкологик һәм хроник патологияләрне иртә ачыклау.

— Авыруны иртәрәк ачыкласак, аны дәвалау нәтиҗәлерәк була. Мәсәлән, тизәктә яшерен кан анализы (ФКС) уңай булганда, ашказаны- эчәк органнарында онкологик авырулар үсү ихтималы бар. Диспансерлаштыру мондый авыруларны фиброколоноскопия һәм башка тикшерүләр аша вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә, — дип аңлатты табиб.

Ул барлык процедуралар заманча ысуллар белән үткәрелүен әйтте, пациентлар өчен тикшерүләр максималь куркынычсыз һәм уңайлы булсын өчен седация, авырттырмыйча тикшерү һәм комфортлы җиһазлар кулланыла.

Даими күзәтү һәм контроль

Авырулар ачыкланганнан соң пациентлар РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының №168 боерыгы нигезендә диспансер күзәтүенә алына. Һәр нозология өчен билгеләнә:

  • кирәкле анализлар һәм тикшерүләр исемлеге

  • үткәрү периодиклыгы

  • пациентларны контрольдә тоту.

— Без халыкны вакытында профилактик осмотр үтәргә һәм диспансерлаштыруга бармак аша карамаска чакырабыз. Бу авыруларны иртә ачыклау гына түгел, сәламәтлекне саклау өчен барлык кирәкле чараларны вакытында күрү мөмкинлеге дә, — дип ассызыклады Рөстәм Могътазиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев